ТАЗАРУ ф. 1) Юанаю, симерү, көрәю, тулылану. Грамота һәм белем ягыннан гына үсү түгел, шул өч ел эчендә ул буйга да яхшы гына ук үсте һәм гәүдәгә дә тазарды. М.Гали. Тишка тазарды, янбашлары түгәрәкләнде, тиресенең йоннары елкылдый башлады. М.Мәһдиев. [Бибисара Хәкимовна] гәүдәгә шәбәйгән, тазарган. Н.Гыйматдинова 2) Чистару, пакьләнү. Мондый гөнаһлардан кире кайтыгыз, Аллага дога кылып яшәгез, изге су белән тазарыгыз! С.Алишев. Анда баштанаяк чишенеп, юынып, тазарып чыгарга тиешсең! Р.Батулла. Димәк, буа суы тазарган, аңа маймычлар җибәрелгән. Кызыл таң 3) Терелү, сәламәтләнү, савыгу. Уфа докторына кан тәхлиле тугрысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген --- сөйләде. Г.Тукай. Тазарып чыгамы-юкмы – белмим… Г.Бәширов. Флорида авырып киткән икән, тазарсын иде инде, сезнең килү майга күчерелсә, бер дә борчылмагыз, май – матур чак, ә апрель – бик пычрак, болганчык ай. Н.Нәҗми 4) эвф. Мул, рәхәт тормыш кадерен белмичә бозылу. Тәлига кармакка эләккән балык сыман тыпырчына, тик колхоз ипие белән тазарган имамнан алай гына ычкынырмын димә. Ф.Яруллин Тазара бару Акрынлап тазару. Ләкин Бояр ашаткан саен зурая, тазара бара, ә Нургалинең аның саен кызыксынуы көчәя: дуңгыз дигәнең күпмегә хәтле арта ала икән? Ә.Еники. Йөзләре алсуланып китте, тазара баруы күз алдында иде. Х.Ширмән Тазара башлау Тазарырга тотыну; тазару билгеләре сизелү. Бала чәчәк авыруыннан тазара башлагач, «чәчәк боткасы» дигән ботка пешереп ашыйлар. К.Насыйри. 1936 елда үпкәсенә ясалган операциядән соң Галимҗанның хәле яхшыра башлый, үпкәсендә эрен хасил булу кими, температурасы тиешле дәрәҗәгә төшә, һәм ул азрак йөзе алсуланып, тазара башлый. З.Зәйнуллин Тазара төшү Бераз тазару; тагы да тазару. Чибәркәева сөйләшмичә тын ятты, ләкин күп ашады һәм шуңа күрә аз гына тазара да төште кебек. Г.Әпсәләмов. Ул тазара төшкән, йөзенә кызыллык сирпелгән. Р.Батулла Тазарып алу Тиз арада тазару; кыска вакытка тазару Тазарып бетү Тәмам тазару; бик нык тазару. Тазарып беткән бит инде синең нервлар. М.Мәһдиев. Дилә тазарып беткәч, гөрләтеп туй итәрбез. Иделем акчарлагы Тазарып җитү Тиешле дәрәҗәдә тазару; бик нык тазару. Мин, яраларым тазарып җиткәнче үк, эш эзләп читкә чыгып киттем. Г.Бәширов. Шәхси хуҗалыкта ашатылып, симереп, тазарып җиткән дуңгыз зур, көчле була. Г.Рәхим. Тазарып кына җитсен, Нәҗип әле, урамга чыгып, малайлар белән сугышачак. Ф.Яруллин Тазарып килү Соңгы арада акрын гына тазара башлау. Мин кайтканда, Кәримә ярыйсы ук тазарып килә иде инде. Г.Бәширов Тазарып китү Тиз арада сизелерлек тазару. Сакчылар әйтә, монда килгәч, кинәт тазарып киттеләр, ди. Х.Камалов. Торналы һавасы шифалы, Хөршидәттәйнең каймагыннан хәзер тазарып китәр әле. А.Тимергалин Тазарып кую Берәр эш-хәлгә кадәр тазару. [Алар] Һәртөрле табигый гимнастикалары илә гәүдәләрене ныгытып, көзгә кадәр яңадан каннарыны арттырып, буйларыны үстереп, тазарып куялар. Г.Камал |