ТАЗАРТУ I ф. 1) Чүптән, кердән арындыру, чистарту. Этнең дә теле үз койрыгын тазартырга ярый, яманның теле нигә ярый? Мәкаль. Сыер абзарын тазартырга, ишегалдын себерергә, малларга печән салырга әти белән чыгабыз. И.Гыйләҗев 2) Катнашмалардан арындыру, аралау. Хәерчегә барыбер: тазарткан тары бирделәр ни, чүплесен ни. Мәкаль. Ат җигеп, һәммәбезнең арышларын алып бардык та, кул-кулдан тазарттык та бетердек. М.Гали. – Орлык лабораториясенә дигән ашлыкны бөртекләп тазартып, чүпләп илтәсең аны, – диде ветеран Кәрим абзый яшь агрономга. Кызыл таң 3) Симертү, көрәйтү. Терлекләрне тазарту 4) күч. Билгеле бер өлкәдә эш өчен зарарлы нәрсәләрне бетерү, юк итү. Тазарту гаскәрне сан ягыннан азайтса да, дисциплина ныгыды, күтәрелде. М.Мәһдиев 5) күч. Дошманнан азат итү, аны чигенергә мәҗбүр итү, отпор бирү. Көньякта бер айдан чак кына артык вакыт эчендә бөтен Кырым атавын дошманнан тазарттылар. Г.Әпсәләмов. Тазарттың син илне иблисләрдән. Б.Рәхмәт Тазарта бару Эзлекле рәвештә тазарту Тазарта башлау Тазартырга тотыну. Димәк, төнәтмә тәнне пычрак, вируслы сыекчадан тазарта башлаган. Кызыл таң. Кыш үтеп, язга аяк басарга өлгермибез, ломнар, көрәкләр ярдәмендә урам себерүчеләр көзен генә менә дигән иттереп түшәлгән кирпеч юлны боздан тазарта башлый. Өмет Тазарта төшү Тагын бераз тазарту; бераз гына тазарту Тазартып алу Тиз генә тазарту. Кстати, синең кулыңда көрәк тә бар икән, аның урынына без үзебездәге фабрик-заводлардагы пычраклар, чүпләрне тазартып алыйк. Г.Камал Тазартып бетерү Тулысынча тазарту. Холестерин төерләрен, йөрәк юшкыннарын таратып, тазартып бетерә аламы соң сырхаулаган тән. Г.Хөсәенов Тазартып җибәрү Билгеле бер моментта тазарту. Әйтерсең лә җир катламы күмеп яткан тирән чишмәне кемсәдер тазартып җибәрә дә, аннан як-якны сихәтләндерә торган саф, салкын, вакыты белән кайнар су чәчрәп чыга. Т.Галиуллин Тазартып йөрү Даими тазарту. Имеш, сары чикмәнле мужик егетләре белән китеп, анда бәрәңге ашап, ике тиенлек чуаш ефрейторларының итеген тазартып йөргән бер бичараны, аңа кияүгә барам дип, ничә ел көт! Г.Ибраһимов Тазартып кую Тиз арада тазарту; алдан тазарту. --- Кар этәргечләре, халык кузгалгалаганчы, урамнарыбызны ялт итеп тазартып куя. Кызыл таң Тазартып тору Даими, әледән-әле тазарту; әле, хәзерге вакытта тазарту. Өйдәге мебельне – сервант, гарнитурларны – тузаннан даими тазартып торам лабаса. Ә.Хәсәнов. Әлбәттә, юл буйларын көнкүреш хезмәткәрләре тазартып тора ---. Кызыл таң Тазартып чыгару к. тазартып чыгу. Иң тәүдә йортларны тазартып чыгардык, яшәгән урыннар ялт итеп торырга тиеш. Р.Әбдерәшитова Тазартып чыгу Тулысынча тазарту. Бер кочак утын янып беткәнче, ул абзарны тазартып чыкты. Р.Батулла. Аннан соң стеналарга чәчрәгән пычрак тапларны тазартып чыкты [ул]. М.Кәбиров |