ТАЗАРТКЫЧ с. 1. Чистарткыч; берәр нәрсәне тазарта, чистарта торган. Мария апаның, тәрәзә тазарткыч сыекча эчеп, күзләре сукырайды. Өмет 2. и. мәгъ. Нәрсәне дә булса тазарту, чистарту җайланмасы. Ындыр табакларында --- башын югары күтәреп аптырап туктап калган бодай төягечләр, бодай тазарткычлар. И.Салахов. Аннары [ул] Бишкурайда, Иләкшидедә һәм Төйлегәндә --- өч бригадада да ике мең һәм бер мең ике йөз тонналык ашлык саклагыч, өч «ЗАВ-20» һәм «ЗАВ-40» ашлык тазарткыч салдыра, ындыр табагы ихатасына асфальт җәйдерә. Кызыл таң |