ТАЗАЛЫК и. 1) Көч, куәт, ныклык. Суксам, иңсәләрен сындырырлык тазалыгым бар, моны так сүз булсын дип лыгырдыйлар инде. Г.Ибраһимов. Тәрәзәдән төшкән яктылыкта абзар уртасында зур бер шәүлә пәйда булды, ул шундый зур, киң җилкәле, тазалыгы ташып торган егет асылы иде. З.Кадыйрова 2) Юантыклык, симезлек. Ул – Фирдәвеснең энесе, тик буйга аның белән бер чама булса да, үзенең тазалыгы белән абыйсын нык узып киткән егет. Ф.Садриев. Хроник авыруларның үсешенә китерүче факторлар: кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе югары булу, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану, түбән физик активлык, артык тазалык яисә симерү. Байрак 3) Көрлек. Терлекнең тазалыгы чамалы иде 4) Пакьлек, чисталык. Монда беренче күзгә бәрелгән нәрсә – тазалык, чисталык. Г.Гобәй 5) Саулык, сәламәтлек. Бөтен әгъзаларымда сизелә торган саулык, тазалык вә яшьлек өстенә, бөтен вөҗүдемдә үзем сизә торган бер нәфислек ---. Ф.Әмирхан. Барысы да бар лабаса: тазалык, тук тормыш, яраткан эш, сөйгән хатын, – я, тагын ни кирәк? Ә.Еники. Тазалык яклары ничек соң синең? Ф.Яруллин |