ТАЗАЛА’У ф. Тазарту, чистарту. Су – тышкы ягыңны, гыйлем эчеңне тазалар. Мәкаль. Шуннан соң алъяпма кесәсеннән ак яулык чыгарып, яхшы ук йомшарган борынын да тазалады. Н.Думави. Себер, барысын тазала. Г.Камал

Тазалап алу Тиз арада тазалау

Тазалап бетерү Тулысынча, тиешле дәрәҗәдә тазалау

Тазалап җибәрү Тиз генә тазалау

Тазалап тору Берөзлексез яки әледән-әле, яисә хәзерге вакытта тазалау

Тазалый бару Эзлекле рәвештә тазалау

Тазалый башлау Тазаларга тотыну

Тазалый тору Алданрак тазалый башлау

Тазалый төшү Бераз тазалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә