ТАЗА с. фар. 1. 1) Чагыштырмача көчле, нык. Городской голова, дус-ишләре белән киңәшкәч, әҗдәһага (бозга) каршы мөселман итчеләреннән иң тазаларын сайлап, балта күтәртеп җибәрмәкче булган, ди. Г.Тукай. Төркем башында иң таза яшүсмерләр тора. З.Мәхмүди

2) Юантык, тулы гәүдәле (кеше тур.). Хәзрәт бервакыт егетнең өстенә һөҗүм итәргә уйласа да, аның артык таза гәүдәсен хәтеренә алып, уйлаганын эшләргә база алмый калды. Ф.Әмирхан

3) Симез; көр (мал тур.). Баскыч төбендә безне таза кара айгыр җиккән рессорлы, биле сыгылмалы, тимерле арба көтә иде. Ә.Еники

4) Көр, яңгыравык. Гәүдәң бик төз, тавышың таза күренә. М.Мәһдиев

5) Нык, чыдам (көнкүреш предметлары, материаллар һ.б. тур.). Хәтәрләр күп барыр юлыңда, Таза корал булу кирәк кулыңда. Г.Утыз Имәни. Йорт әле таза диярлек, түбәсе кыйшайган, почмагы янтайган мунча да исән икән ---. А.Гыйләҗев

6) Тузмаган, ертык-сүтеге булмаган (кием-салым тур.). Кулына бераз киелгән, шулай да бик таза күлмәк --- тоткан. Г.Ибраһимов. Өстенә гади солдат шинеле, аягына таза солдат итеге кигән бу сөйкемле кешенең исә коңгырт яшел күзләре сине кеше буларак санга алып, хәтта якын итеп елмая. Г.Бәширов. Аяк киеме эченә таза, йомшак олтырак салыгыз. А.Ситдыйкова

7) Сәламәт, авырулары булмаган. Әмма башка җирендә бер нәрсә юк, болай сау, таза үзе. Ш.Камал. Мин синең һәрвакыт таза, нык, шат булуыңны телим. М.Җәлил. Шулай да зур соры күзләр уңмаган әле, тешләр дә таза, ак. М. Маликова

8) Череге булмаган, нык. Корыган агач, никадәр кисмәенчә тотсаң да, яңадан яфрак ярмый, бәлки таза агачларны гына корыта. Г.Исхакый. Таза чыршы, нарат төягән эшелоннар тимер юлларда бүселеп утыра иде. М.Мәһдиев

9) Нык, төзек. Зур таза йортлар, ишегалды буйлап сузылган амбарлар, тотып тыя алмаслык шәп аргамаклар аларда иде. Ә.Еники. Төзек, ныклы, таза ихаталы авылларда да, җимерек, төссез, караңгы салаларда да булдым. Ф.Яхин

10) Әйбәт, яхшы сыйфатлы итеп эшләнгән. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. М.Мәһдиев

11) Саф, чиста; кушылмасыз, бернинди ят нәрсә кушылмаган. Таза суда юсаң, киемең агарыр; яхшы белән сөйләшсәң – кайгың таралыр. Мәкаль. Тымызык таза, салкын һава, дворниклар кыштыр-кыштыр урам көриләр, шәһәр өстендә йөзләрчә төтен баганалары әкрен генә һавага сузыла, тәрәзәләре туңган якты трамвайлар шалтырап уза… Ә.Еники

12) Чиста, керләнмәгән; чүпсез. Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми. Мәкаль. Куллары һәрчак таза, якасы ап-ак, значоклар таккан, итеге ялтырап тора… С.Шәрипов

13) Көч барлыгы беленеп торган, көч белән башкарылган. Нургали --- кешеләр йөреп таптаудан тәмам эреп изрәгән сукмак буйлап таза адымнар белән ферманың киртә капкасына таба китте. Ә.Еники. Степанов, күкрәгенә аскан автоматын уң кулы белән тота төшеп, таза җиңел адымнар белән безнең янга йөгереп килде. А.Шамов

14) Урынлы. Димәк, иптәш Юлдашев биредә аңа карата әйтелгән ачык, таза тәнкыйтьне кабул итми, үзенең бер генә, кабатлап әйтәм, бер генә хатасын да танырга теләми. Ә.Еники

15) күч. Саф, эчкерсез, ихлас. Мин сезнең чуар йөрәкле кала егетегездән саф авылның таза йөрәкле баласын мең мәртәбә артык күрәм. М.Фәйзи. Бу хатны да, Сибгать, Шуңар булса кирәк, Таза күңелдән Яздым сиңа. М.Җәлил

16) күч. Бай, мул. Дәүләкәндә икенче таза тормышлы башкорт безнең якын күршебез Арыслангәрәй агай иде. Ә.Еники. Хәмидулла токымы корырга түгел, җиргә нык басып, таза тормышта яшәргә исәпли иде. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Көч-егәр белән, нык итеп. Шулай булмыйча, без бит аны исерер өчен эчмибез, әзрәк ни өчен генә… тазарак басар өчен генә. Ф.Бурнаш. Беләм, беләм, Бикмулла, атлар синең кулга күчкәч, чыннан да таза эшли башладылар ---. Ә.Еники

2) Каты итеп, бик нык. «Шәйхи абзасы таза гына өшкереп җибәргәндер, ярар, таманга килер, тешлерәк булыр», – диде ул эченнән һәм, гадәтенчә, бәйләнеп сорашып та тормады. Ә.Еники. Мәмәшевны тагы бюрода таза гына каезладылар. Х.Камалов

3) Яхшы, бозылмыйча, авырулар үткәрмичә, сәламәт килеш. Таза сакланган алгы саргылт тешләре күренеп китте. А.Шамов

4) Нык, какшамаслык итеп. Без торгыздык һәммәсен дә Шундый аз вакыт эчендә Таза, уңай, нык итеп, – Бер ел түгел, ун ел түгел, йөз ел түгел, мең ел түгел, Мәңге торырлык итеп. Ә.Исхак. Кибәнне шундый очлап, шешне шундый таза утыртып куя, бернинди давылларга да бирешерлек булмый. Ә.Еники

5) Тиешле дәрәҗәдә, күп итеп, туклыклы итеп. Таза гына ашап юлга чыктык

Таза Мортаза Таза, көчле кеше турында. Таза Мортазамыни мин сезгә [авыр эшкә җибәрергә]. Әйтем. Бәдәнле егет Баскан уртага, Әйтерсең менә Таза Мортаза. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә