ТАЗ II с. 1. 1) Кутырлап, урыны-урыны белән яки бөтенләй чәчсез калган (баш тур.). Алдан кычкырган күкенең башы таз булыр. Мәкаль. – Юләр, күп белгән кешенең башы таз була, – ди Баттал, көлеп. Г.Әпсәләмов

2) Урыны-урыны белән яки бөтенләй чәчсез башлы. Ашыккан таска төшәр, бер таз башлы кызга төшәр. Мәкаль. Таз башлы тәвә кошы юк минем бакчамда! Ә.Еники

3) күч. Үткер, хәйләкәр, алдакчы. Әкият герое таз малайны яисә ярлы җегетне тулпар күз ачып йомганчы бер илдән икенче илгә илтеп куя ---. Н.Фәттах. Вәзыйхның теге таз малай шикелле гаепне аңа япсаруларына исе китми. Х.Камалов

2. и. мәгъ. 1) Чәчсез яки башында кычулы кутыр булган кеше. Ул тазга җизни дип йөргәнче, миңа җизни дип йөргән булыр идең ичмаса. М.Гали

2) Баштагы чәчне коя торган кычулы кутыр, кычулы тимрәү. Кулымның сыныгы бар – җиң эчендә, башымның тазы бар – бүрек эчендә. Мәкаль. Ач кеше янында һәрвакыт якын күрше булып бет йөри, тиф, корчаңгы, таз авырулары яши. М.Мәһдиев. Мактасалар котырма, «Таз» дип әйтмә кутырга. Т.Миңнуллин

3) фольк. Үткер, хәйләкәр һәм алдакчы халык авыз иҗаты персонажы. Ханга яраган эш тазга ярамый. Мәкаль. Татар әкиятләрендә күп очрый торган хәйләкәр таз образын биргән «Таз» әсәре. Г.Нигъмәти. Әллә син, хәйләкәр таз, миннән көләргә уйладыңмы? Ф.Яруллин

4) күч. Ачулану сүзе. Гитлер дигән таз килә, Буа торган газ белән; Газ ул безгә нипачум Противогаз белән. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә