ТАҖСЫЗ с. 1) Монарх булырга хакы булып та таҗы (1 мәгъ.) булмаган, рәсми рәвештә тәхеткә утыра алмаган 2) Хакимият башыннан бәреп төшерелгән яки дәүләте яулап алыну аркасында дәүләтсез калган. Таҗсыз корольләрне сыендыра торган яңа пайтәхетегезнең капкаларын бикләп интекмәгез. Өч көн дигәндә мин барыбер аны яулап алам! В.Имамов 3) Таҗ (8 мәгъ.) яфраклары сулган, коелып беткән (чәчәк тур.). Шәрә агачларда кырыс ныклык, Таҗсыз гөлләр елый җиргә ятып. Яшьлек үткән, картлык кагылмаган – Шундый вакыт менә, шундый вакыт. Казан утлары ◊ Таҗсыз король к. таҗсыз патша. Таҗсыз патша 1) Рәсми рәвештә дәүләт башлыгы булмаcа да, чын хакимиятне кулында тоткан кеше; 2) Халык арасында бик яратып каршы алынган, күңелләргә якын күрелгән кеше, гадәттә шагыйрь, композитор һ.б.ш. Мөхәррир, шагыйрь вә рәссамнарны алар [поляклар] үзләренең таҗсыз патшалары итеп таныйлар иде. Ф.Әмирхан |