ТАҖЛЫ с. 1) Таҗы (1 мәгъ.) булган, таҗ кигән 2) Рәсми рәвештә монарх булып танылган; кулында чын монарх хакимияте булган. Сүзләремне йөрәгеңә кадамыйча Туктамам мин, канлы куллы, таҗлы хаин! К.Тинчурин 3) Таҗы (8 мәгъ.) билгеле үзенчәлеккә ия булган. Яр астында куаклыкта яшеренеп утырган энҗе таҗлы миләүшә чәчәге табып бирәм, күкрәгеңә кадыйм. И.Салахов. Кеше күзе төшмәс вак-вак таҗлы Зәңгәр чәчәк иде уемда. Түтәлләрдә үскән роза гөле Ни өчендер бүген кулымда. Ф.Шәрипова |