ТАҖИ’КЧА рәв. 1. 1) Таҗик телендә. Кәмал Хөҗәнди (Шәех Кәмалетдин Мәсгудь) Урта Азиянең Хөҗәнд шәһәрендә туган, таҗикча һәм төркичә язган шагыйрь, галим, Тәбриздә яшәгән 2) Таҗиклар кебек, шулар рәвешендә; таҗиклар гадәте буенча 2. с. мәгъ. Таҗик телендәге; шул халыкка караган. Дөрес, таҗикча язуларга тешем үтмәгәнлектән, мин элек аларга игътибар бирми идем. Т.Әйди. Таҗикча китап 3. и. мәгъ. Таҗик теле. Таҗикчаны әйбәт белү |