ТАҖИК и. Таҗикстанда, Әфганстан, Үзбәкстан, Пакьстанда яшәгән, Таҗикстанның төп халкы булган, фарсы теленең бер этнолектында сөйләшә торган иран халкы һәм шул халыкның бер вәкиле. Таҗик дустым Сәидали Мамур, чуваш кызы Раиса Сарби, белорус дустым Алексей Жукович һәм башка бик күпләрнең иҗатларын да күзәтеп бара алмыйм. Р.Миңнуллин. Соңгы еллардагы куркыныч эш шартлары һәм арзан хезмәт хакына карамастан, биналарны да нигездә таҗик, украин һәм молдаваннар төзеде. Л.Харрасова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә