ТАҖ и. фар. 1) Монархның хакимият символы булган, асылташлар белән бизәлгән гадәттә алтын баш киеме. 1575 елның көзендә Мәскәү Кремлендәге Успенье чиркәвендә таҗ кидерелеп, [Симеон Бекбулатович] бөтен Русьның Олуг кенәзе дип игълан ителә. А.Тимергалин. Иелгән башта таҗ тормас. З.Мансуров 2) Әлеге предметның дәүләт, хакимият символы буларак орден, герб һ.б.ш.ларда ясалган сурәте 3) Асылташлардан яки шуңа охшаш нәрсәләрдән ясалган, кечкенә такыяга охшаш хатын-кыз бизәнү әйбере; диадема 4) Хатын-кыз катнашкан гүзәллек конкурсларында һ.б.ш. берәр бәйгедә җиңүчеләргә бирелә торган, еш кына күчмә булган әлеге бизәнү әйбереннән гыйбарәт бүләк. Республиканың иң чибәр кызына энҗе белән бизәлгән таҗ бүләк иттеләр. Казан утлары 5) күч. Чәчәкләрдән үрелгән такыя. Газинур чәчәкләрдән таҗ ясап, кызының башына киертте. Г.Әпсәләмов. Җитмәсә, хан кызы, күкбаш чәчкәләрдән үреп, башына таҗ кигән иде... М.Хәбибуллин 6) күч. Хатын-кызның толымны баш тирәли салып ясаган причёскасы, озын чәчне җыеп куюның бер формасы. Аның өстендә --- киң итәкле, ачык изүле озын затлы күлмәк, чем кара чәчләрен баш өстенә таҗ итеп җыеп куйган. Р.Габделхакова 7) астр. Кояш тотылганда, аның тирәсендә күренә торган якты боҗра, алка, һалә 8) бот. Түгәрәк чәчәкләрдә җимшән тирәли урнашкан аерчалар (яфракчыклар) хасил иткән, гадәттә җете төстәге боҗра; русчасы: венчик. Чәчәк түшәге, үсемлек таҗ яфракларын койгач, озаеп үсү үзлегенә ия. Агулы үсемлекләр. Әгәр нинди дә булса чәчәк киптерергә теләсәгез, исегездә тотыгыз: бары яңа аткан чәчәкне киптерү генә яхшы нәтиҗә бирә, чөнки аның таҗ яфракчыклары ныграк берегеп тора. Яшь натуралистларга 9) күч. Шул формадагы, шуңа охшаш предмет 10) махс. Борауның очында урнашкан пычакларның үткен, кисә торган өлеше. Бурга --- уртасында түгәрәк тишеме булган бораулау таҗы [беркетелә]. Нефть турында хикәяләр 11) күч. Монарх хакимияте; монархияле илләрдә дәүләт, хөкүмәт. Үтте, ташла! Син ул дөньяны... Көтмә тагын тәхет, көтмә һәм таҗ, Бер башыңнан таҗың алынгач. Г.Сөнгати. Кабыргамда ике ядрә бар. Аны «бүләк итте» дошманнар Алтын таҗга каршы чыкканда. Ә.Ерикәй 12) күч. Берәр күренеш, процесс, осталык, сәнгать һ.б.ш. нәрсәнең үсешендәге иң югары нокта. Мөхәммәдьяр иҗаты – Казан ханлыгы чоры татар әдәбиятының йөзек кашы, таҗы. Х.Миңнегулов. Шигъриятнең таҗы – лирика. Х.Назар 13) Берәр эшчәнлек өлкәсендә ирешелгән иң югары дәрәҗә, шуны белдергән исем, титул; гомумән шәрәфле исем. Шахмат дөньясында киң билгеле француз драматургы Фернандо Аррабаль исә мондый белдерү ясады: ул Гата Камскийны 1996 елда шахмат таҗы өчен көрәшкә әзерләүгә ике миллион франк бирәчәк. Р.Миңнуллин |