ТАГЫНУ ф. 1) Үзенә яки киеменә нәрсә дә булса (бизәнү әйберләре, төймә, значок һ.б.ш.) тагу. Ат өерен сагынса, арткы аягын кагыныр; ир өерен сагынса, ияр-тезген тагыныр. Мәкаль. Кем ул анда, кара шәлен ябынган да, Гөлдән үреп муенсалар тагынган да, Күбәләктәй, гөлдән гөлгә күчеп йөри. Һ.Такташ 2) Бик күп итеп тагу. Төрле бизәнү әйберләре тагыну Тагына башлау Тагынырга тотыну Тагынып бетү Бик күпләп тагыну Тагынып җибәрү Эшлекле, масаюлы кыяфәттә үзенә яки киеменә нәрсә дә булса тагыну Тагынып йөрү Даими тагыну Тагынып тору Әле, хәзерге вакытта тагыну; әледән-әле тагыну |