ТА’ГЫН рәв. к. тагы . Син куян да мин куян! Без бергә ике куян! Әйдә кушыл, бер куян, Без булабыз өч куян! Әйдә кушыл тагын-тагын – Без булабыз Зәй алан!!! Такмак. Үзе матур, үзе уңган, комсомол әле тагын. Җыр. Тагын бер балачак хыялыбыз бар иде безнең. А.Тимергалин ◊ Тагын бер хәл к. тагы бер хәл Аяк кына булса тагын бер хәл иде, аның башка ягы да бар бит... Ф.Яруллин |