ТАГЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. тагуI. Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган… Г.Тукай. Атларны яланга бергәләп түгел, йөгәннәренә тагылган озын баудан тотып, берәмтекләп алып чыгалар. В.Имамов 2) Сорамыйча гына кемнең дә булса артыннан иярү. Килеп чыга да бер татар, үзебезнеке дип, артыңа тагыла. Т.Миңнуллин. Җае туры килсә-килмәсә дә, кыз артыннан тагылырга тырышты [ул]. Г.Галиева 3) Кемгә дә булса һич калышмыйча ияреп йөрү. Баштагы көннәрдә мин укытучыма тагылып диярлек йөрсәм, соңрак инде үземне башкалар кебек үк кыю тота башладым. М.Садыйков. Шуннан мин, Гөлүсәгә тагылып барасым килмичә, бөтенләй артка калам. Т.Нурмөхәммәтов 4) Белгәнрәк кешегә иярү. Мөхәммәдьяр Хаҗитарханга баручы кәрваннарның берсенә ялгызы гына тагылып китәргә тиеш иде. Р.Батулла. – Газиз абый, мин сезгә тагылып кайтсам ачуланмассыздыр бит? – дип сорады Кәримә, үзен тыныч тотып. Ф.Яхин 5) гади с. Кемгә дә булса кияүгә чыгу, өйләнү яки кемнең дә булса сөяркәсе булу максаты белән аның артыннан йөрү. – Син аларга ирек кенә бир --- эләккән бер иргә тагылачаклар, – диде дә миннән ике-өч адымда туктады. Г.Камал. Шулай, кызым, үзем дә гаепле, тагылып чыктым мин әтиеңә… Р.Габделхакова ◊ Тагылган күк (шикелле, кебек, сыман) Бер дә калышмыйча ияреп йөрү турында. Алар безгә шулкадәр ияләште, тагылган шикелле, арттан ияреп йөриләр. В.Нуруллин. Тагылып килү Ябышып кияүгә чыгу. Синең өстән йөреп, бала табып, тагылып килде бит Булатка! Ф.Мөслимова Тагыла бару Эзлекле рәвештә тагылу; рәттән барысына да тагылу. Нәселнең һәр кешесенә шушы кушамат тагыла бара ---. М.Хуҗин Тагыла башлау Тагылырга тотыну. Тиешлегә дә, тиешсезгә дә «кулак токымы», «кулак ялчысы», «кулак» кушаматлары хаксызга тагыла башлады. М.Харисов Тагыла тору Даими тагылу. Башкалар аның артыннан тагыла тордылар. Н. Фәттах Тагылып алу Көтмәгәндә тагылу. Көннәрдән бер көнне шул тирәдә клиентлар көтеп йөри торган урам кызы Фатихка тагылып ала да --- хурлый башлый. Казан утлары Тагылып бетү Тәмам тагылу; тулысынча тагылу. Алар коралга тотынырга вакыт җиткәнлеген, соңгы төймәнең тагылып бетүен көтүдә мәгънә юклыгын әйттеләр. Г.Әпсәләмов. Чебиләрнең барысына да кызыл яки зәңгәр «медальләр» тагылып беткәч һәм, ниһаять, Гайшәттәй комганнан агызып торган җылы су белән кулларын сабынлап югач, Харис, юеш кулларын сөртә-сөртә, урыныннан торды ---. Ф.Баттал. Шуннан, я бер җиңе утыртылмаган, я төймәсе тагылып бетмәгән дип, тегү срогын сузасың. Н.Хәсәнов Тагылып йөрү Билгеле бер вакыт тагылган хәлдә булу. Ләкин, ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр. Ә.Еники. Бу кара сакал сугыштан соң да тагылып йөрерме? С.Поварисов Тагылып китү Кинәт тагылу. Шулай итеп, әдәбият арбасына тагылып китә язган Вәсби Алдынский таулы-ташлы юлда очраган беренче дыңгырдыкта ук, тәгәрмәчтән чәчрәп калган каты ләпек кебек, читкә чәчрәп төшеп калды. Н.Фәттах Тагылып тору Даими яки әледән-әле тагылу; әле, хәзерге вакытта тагылу |