ТАГЫЛМАЛЫ с. 1) Тагылып йөртелә торган. Тагылмалы комбайннар үзйөрешлеләре белән алыштырыла. Кызыл таң

2) Тагылмасы булган. Шул арада тагылмалы биш КамАЗ көнбагыш уңышы белән тулган! Кызыл таң

3) лингв. Тагылма, копулятив (парлы сүзләр тур.). Тагылмалы сүзләргә монда шактый тулы, аңлаешлы билгеләмә бирелә: «Тагылмалы сүзләр – әйтелешләре яки мәгънәләре ягыннан бер-беренә якынлыгы булган ике сүзне янәшә китереп, бер-беренә ияртеп әйтелгән куш сүзләр». Фән һәм тел

4) Агглютинатив. Татар теле – тагылмалы тел, һәм анда форма ясагыч кушымчалар бер-бер артлы ялгана. Ф.Хисамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә