ТАГЫЛМА II и. 1. 1) Машина яки тракторларга эләктереп, тагып йөртелә торган эш коралы яки машина. Трактор тагылмалары --- эшләп чыгарган. Г.Әпсәләмов. Аның артыннан Әнвәр берни аңламаган җансыз тагылма кебек иярде. Х.Камалов. Муниципалитет ярдәме белән культиватор һәм тагылма алдык. Әлмәт таңнары 2) лингв. Парлы сүзләрнең бер төре булган кабатлаулы сүзнең икенче компоненты. Бу парлы сүзләр ике тулы мәгънәле компонентлардан ясалганнар, алар тагылма булып килмиләр, бәлки беренче компонент белән бертигез хокукта торалар. Фән һәм тел 3) күч. Аерым бер төркемгә, берләшмәгә өстәмә оештырылган төркем, берләшмә. Профсоюзларны дәүләт аппаратының тагылмалары итү 2. с. мәгъ. 1) Тагыла торган. Вагоннар да, сабаннар да, тырмалар да, чәчкечләр дә – барлык тагылма инвентарь транспортларга тагылып куелган иде. Н.Фәттах. Ике-өч ай чамасы паркта культиватор, каток, чәчкеч ише тагылма машиналар ремонтлауда катнашып йөрсә дә, Хәйдәр өйдә бер кичен дә эшсез утырмады. В.Имамов 2) Мөстәкыйль булмаган, өстәп куела торган. Әмма сәнгатьчелек икенчел дәрәҗәдәге, тагылма сыйфат буларак кына карала. Милли мәктәп һәм укытуның мөһим мәсьәләләре 3) лингв. Кабатлаулы парлы сүз ясый торган, беренче компонентка кушыла торган. Соңгы вакытта тагылма сүзләр бездә элекке сүзнең башындагы авазын [м] авазына үзгәртеп кабатлау белән ясала, мәсәлән, ит-мит, әз-мәз. Г.Алпаров. Хезмәтнең морфология өлешендә галим татар телендәге сүзләрнең төзелешенә туктала, аларны өч төркемгә: ялгыз, кушма һәм тагылма сүзләргә бүлә. Фән һәм тел |