ТА’ГЫ рәв. 1. 1) Кабат, яңадан кабатланып. Акчәч әбинең болай да нурлы йөзе тагы яктырыбрак китте. В.Нуруллин. Тик белмим, алынырмы ул моңа – бер саткан кеше тагы сата. Г.Бәйрәмова 2) Булган өстенә, өстәвенә. – Гөлләрегез дә гөлләрегез, ниндиләре генә юк: ак, ал, кызыл чәчәкләргә төренгән яраннар, кына, тамчы гөл, ислегөл, тагы, тагы әллә нинди мин белмәгән гөлләр дә бар икән... – дип, ян тәрәзәгә таба атлады [ул]. Г.Галиева 3) Дәвам итеп, дәвамлы, өстәмә рәвештә. Шул җәйне Гөлбаһар абыстай тагын бер малай тапты. М.Гали 4) Булганга охшатып, икенче тапкыр. Тагы шундый котлау языйк әле 5) Әйтелгәннән, эшләнгәннән тыш. Тагы шуны әйт әле син: нәрсәгә тотынсаң – шул юк, үтә дә хәерче елларга туры килде безнең балачак. А.Хәсәнов. Тагы нәрсә эшлибез, дип торасы юк. Г.Афзал. Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. М.Кәбиров 6) Башка, бүтән. Ә ир-ат өчен үзенең көндәшеннән өстенлеген тоюдан һәм әнә шул Гасимә шикелле чибәр, яшь хатынга ошаудан татлырак нинди хис бар икән тагы?.. В.Нуруллин. Кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк тагы ни бар? Н.Кәримова 2. терк. функ. Тиңдәш кисәкләрдә аталган эш-хәрәкәтнең бер-бер артлы кабатланып килүен белдерә. Хәзер «түгәрәк»кә, аннары редакциягә, аннары тагы «түгәрәк»… Г.Исхакый 3. кис. функ. 1) Әйтелгәннәргә шелтәләү, ачулану, мыскыллау, салкын карау, ис китмәү төсмерләре өсти. Кызлар белән түгәрәк уен уйнарга, бигрәк тагы! М.Мәһдиев. Нинди кайту ди ул, сез бигрәк тагы. В.Имамов 2) Фигыльдән аңлашылган мәгънәдә шелтәләү, җиңелчә генә ачулану, мыскыллау, борчылу, салкын карау, ис китмәү төсмерләрен көчәйтә. Ник ачуланыйм, менә тагы. Г.Тукай. Кара син аны, рәвешен китергән була тагы… Р.Галиуллин 3) Боерык фигыльдән аңлашылган мәгънәгә тынычландыру, үгетләү, юату төсмере бирә. Син тагы әллә нәрсә уйлый күрмә 4) Юклык формасындагы фигыль янында килеп, искәртү яки кисәтү төсмерен көчәйтеп килә. Хуҗаңа дефицит эзләп, артыннан Кырымга ук элдермә тагы. Н.Хәсәнов. Шул күк җисемең белән акылдан язма тагы. Н.Гыйматдинова. Шулай диюгә, Нәһирнең күзләре түгәрәкләнеп китте, кеше ишетмәсен тагы дигәндәй, як-ягына куркынып каранды. Ф.Баттал 5) Фигыль янында килеп, шул фигыльдә шаярып искәртүне белдерә. Аталарыгыз килеп, мәэмә итеп алып китмәсеннәр тагы. Ф.Әмирхан 6) Көтелмәгән, кирәкмәгән, билгеле булмаган нәрсәгә шикләнеп, сагаеп карауны белдерә. Сизмәсеннәр тагы уй-фикерен! Н.Сәйяр 7) Ялгыш фикердә булганлыкны, ялгышканлыкны күрсәтә. Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде. В.Нуруллин. Шөкер итмичә, мин анасы үлгән дип торам тагы, улы гына икән ич. М.Әмирханов 8) Берәр эшнең, нәтиҗәнең икеле, шикле булуын белдерә. Син, Нәкыя апа, минем сыман матур курчаклар аңа кирәк түгел, дисең тагы. Н.Гыйматдинова 9) Уңай якка хәл ителүне белдерә. Ярый Хак Тәгалә саклады тагы. Г.Галиева 10) Фигыльдән аңлашылган эш-хәлне хуплауны белдерә. Ә үзе шәп уйлап тапкан тагы. А.Мансуров 11) Ичмаса. Ә син авыз ерып көлгән буласың тагы! В.Нуруллин. Нәрсә эшләсәң, ни сөйләсәң – бары да килешеп тора тагы үзеңә. Г.Галиева ◊ Тагы бер хәл «Монысына гына түзәрлек» мәгънәсендә. Малай булса, тагы бер хәл. Г.Афзал. Тагы килеп Яңадан, тагын, кабаттан. Чәй эчә башладык. Чәй янында, тагы килеп, һәркем үзенчә зарлана башлады. Аң |