ТАГУ I ф. 1) Нәрсәне дә булса икенче нәрсәгә элеп, асып беркетеп кую. Эш көндәгечә йөк тагып торучының «Вира!», «Майна!» дип аваз салуыннан башланып китте. Н.Хәсәнов. – Авыл мужигы – арбага таккан дегет лагуны, – диде әти. Г.Бәширов

2) Әгъзаларга киеп, эләктереп, бәйләп кую. Тагын бераздан урамнар атларының ял-койрыкларына кызыл чуклар таккан егетләр, яшүсмер малайлар белән тула. Г.Бәширов. Әнкәй судан кайтып килә Талир тәңкәләр тагып. М.Шиһапов. Гөл апа әлеге чылбырны бишбылтыр ук муенына тага иде. Н.Гыйматдинова

3) Киемгә тегеп, чәнчеп, эләктереп, бәйләп беркетеп кую (төймә, погон, асылташ һ.б.ш. тур.). Мин бу тавышларны ирексездән тыңлыйм һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! М.Мәһдиев. Инде шул яшел бөркәнчеген алтын тәңкәләр таккан өрфия япмага алыштырып та өлгергән. В.Нуруллин

4) Кулга тотып йөртелә торган йорт кирәк-яракларына билгеле бер детальне эләктереп, кадаклап, бәйләп яки башка юл белән кую, кузгалмаслык итү, тотрыклы итү. Җимле кармак тагын төште, су төбендә чүп-чар беткәнмени – Газиз аңа тагын үлән кисәге такты… Г.Гыйльманов

5) Эләктереп киеп кую. Кайберәүләр уйлаганча, университетта укыган башы белән «карга борыны» күтәреп, «тимер тырнаклар» тагып, багана башында йөрергә гарьләнми. Р.Кәрами

6) Иңбашка элеп, билгә кыстырып, бәйләп, эләктереп кую. Аннан ялтырап торган җиз төймәле аксыл сары китель кигән, биленә кылыч таккан жандарм офицеры бәреп керде. М.Хәсәнов. Саурыш авылының урамнары инде әллә ничә көннәр буе мылтык-җәя таккан, чалгы-сәнәк тоткан сугышчылар белән тулы иде. В.Имамов

7) Йорт хайваннарын, шулай ук өйрәтелә торган кыргый кошларны, хайваннарны бәйләп, эләктереп кую. Әнә Фәргать алдыннан гына бер карт каешка таккан йөнтәс ак көчеге белән бара. Н.Хәсәнов

8) Берәр нәрсәне хәрәкәтләндерү, сөйрәү, тарттыру, өстерәтү өчен, аны башка нәрсәгә эләктереп бәйләп кую. Челтәрле тәрәзәле вагоннар таккан состав көнбатышка таба кузгалды, брезентлы платформа өстендә кысык күзле солдат берни булмагандай басып тора иде. М.Мәһдиев. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәпкәләрен. В.Нуруллин

9) күч. Ияртү, җитәкләү. Ике биясен тагып, бүген иртә белән совхозга килгән Низами бу яраны тагын ачты. Г.Ибраһимов // Үзе белән алу, үзеннән калдырмау. Ник соң җырлап кына сөйләшмиләр? Ник соң биеп кенә йөрмиләр? Курай, гармун, скрипка тагып, Көннәр буе «концерт» бирмиләр? Л.Шагыйрьҗан

10) күч. Кемне дә булса мәҗбүри ияртеп җибәрү. Куштан үзенә үзе табар, уңганга мулла кызын тагар. Мәкаль

11) күч. Нәрсәне дә булса берәүгә көчләп бирү, тапшыру. Фәкыйрь кеше, кемнәр сиңа иман таккан? Г.Тукай. Рухи кораб иңли киңлекне... Янмый калганнарын суга сала Кемдер көчләп таккан кимлекнең. Р.Әхмәтҗанов. Чыннан да, бюрократия һәр өлкәгә, һәр тармакка үз ихтыярын тага. Татарстан яшьләре

12) күч. Кемгә дә булса, гадәттә, хурлыклы кушамат бирү. Шигырь яздым сүгеп начар колхозны. Тәнкыйтьчеләр күз аттылар, «каралтучы» исемен тактылар. Р.Вәлиев. Шуңа үч итеп, ул миңа ямьсез кушамат такты. Н.Гыйматдинова

13) күч. Кемгә дә булса начар сыйфат хас дип әйтү, гаепле итеп күрсәтү. Яманга юлдаш булсаң, бәла тагар, еланга ярдәм итсәң, кулны чагар. Мәкаль. Тарихка тискәре ярлык тагу, алфавит алмаштыру да шул имансызлык тәсбихының чираттагы төймәләре булыр. Р.Мөхәммәдиев

Таккан кебек (шикелле) 1) Гел янда, бер дә читкә китмичә йөргән (кеше тур.); 2) Кемнең, нәрсәнең дә булса асылы, төп үзенчәлеге булып киткән сыйфат турында. Әнә саранлыкны аңа таккан шикелле. Ә.Еники; 3) Хәрәкәтләнергә авыр булган (кул-аяклар тур.). Тагып куелган төсле (кебек) к. таккан кебек. Ялтыратылган күн итекләре белән шыгырт-шыгырт басып, директор ишеккә таба атлады. Тагып куйган кебек, Габделхәй аның артыннан иярде. Н.Фәттах. Куллар бөтенләй тагып куелган төсле. Ф.Садриев

Тага бару Әледән-әле, акрынлап тагу

Тага башлау Тагарга тотыну. Мостафа бил каешына алтын кынлы кылычын тага башлагач, меңбашларның берсе барыбер дә кыю пышылдады. В.Имамов. Ләкин багучы, клиент сөйләгән проблемаларга кушылып, үз элементларын аңа ябыштыра, тага башлый. Безнең гәҗит

Тага тору Берәр эш-гамәлгә кадәр тагу; әледән-әле тагу. Күбрәк бомба ташлаган, танктан аткан саен, аларның күкрәкләренә «батырлык тәреләре»н тага торалар. Ш.Алпар

Тагып алу Тиз генә тагу. Җәмилне күрсәң, ак күлмәк өстеннән кара галстугын тагып алган, кыяфәт җитди, билләһи, үләм инде, үләм. Н.Хәсәнов

Тагып бетерү Бик күп итеп тагу. Күкрәккә медальләр тагып бетерү

Тагып җибәрү Бөтен җире булганнан соң, өстәмә рәвештә тагу. Башкала тәрбиясе алган, алтын погоннар тагып җибәргән улын күргәч, Мирзахан байда хәтта чак кына горурлану кебек нәрсә дә уянып куйган. М.Хәсәнов. [Анна карчык Машеньканың] Чәчләрен көнгә әллә ничә кат тарап, матур итеп тасмалар тагып җибәрә. Ф.Җамалетдинова

Тагып йөрү Һәрдаим тагу. Сугышка бармыйча качып ятты да башкаларныкы кебек аның да мизал тагып йөрисе килә. Кара йөз! Н.Фәттах. Гел кимсенә иде ул начар күрүе аркасында, ничә еллар буе «Дүрткүз» дигән кушамат тагып йөрде. М.Маликова

Тагып килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә, даими тагу

Тагып кую Тиз арада тагу; алдан ук тагу. «Кияү егете» дигән кушамат та тагып куйганнар иде үзенә. В.Нуруллин. Ул үзенә берничә размерга зуррак соры пинжәк, алсу төстәге стрейч чалбар кигән, ак күлмәге өстеннән сары шакмаклы галстук тагып куйган. М.Кәбиров

Тагып тору Әледән-әле яки берөзлексез тагу; хәзерге вакытта тагу. Минем ише Дан ордены алучыларның барысына да үзе тагып тора башласа, бүтән эшкә вакыты да калмас иде аның. В.Нуруллин

Тагып чыгу Барысына да тагу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә