ТАГАН и. 1) Уртасына нәрсә дә булса асып кую өчен яки тышкы яктан каплап куыш ясау өчен, өске башлары үзара беркетеп бастырып куелган бүрәнәләрдән торган корылма. Элекләрне бу урында таган асып, чатыр корган чегәннәр ятар иде. Ф.Яхин. Безнең якта үгез түшкәсен таганга асып куеп эшкәртәләр. Татарстан яшьләре 2) Бер-берсенә терәтеп бастырып куелган предметлар җыелмасы. Винтовкалар таганы 3) Нәрсә дә булса асып кую өчен, казык, багана кебекләрнең башына аркылы салынган колга. Койма буйларында, бәрәңге бакчаларында, бәс бәйләнгән агач төпләрендә таган астылар. Г.Бәширов. Болар соң таганны кайда гына асмакчы булдылар икән? Г.Камал 4) Чүлмәк, казан кебекләрне учак турысына элү яки утырту өчен ясалган өчаяк. Учак алдына кечкенә тимер таган белән таба куеп, аның астына ут якты. Ә.Еники. Бер сәгатьләп пешеп эшләгәннән соң туктап, учак яктым, алып килгән чиләгемә су тутырып, кайнатырга таган астым, көлгә бәрәңге тәгәрәттем. Ф.Яхин 5) Атынып, тирбәнеп күңел ачу өчен, ике багана арасына яки аркылы борыска эленгән җайланма. Теләгәнчә су керәбез, агачларга үрмәлибез, паркта таган атынабыз. Х.Ширмән 6) тар. Берничә элмәкле дар. Ягъкуб Сәет ул [угры] хатынны шул бистә таганында астырган. Шура |