ТАВЫ’Ш-ТЫНСЫЗ c. 1. 1) Шау-шусыз, тыныч. Безгә бит аны гомер буе шулай тасвирлап килделәр: ул тавыш-тынсыз, куәтле, җитез… М.Мәһдиев

2) Бик акрын, салмак, сабыр холыклы (кеше тур.) Әмма Сәхәп кебек ата бандитның бер чынаяк сөт эчеп кенә тавыш-тынсыз, өнсез һәм мәнсез бер бәндәгә әверелүенә ышанып җитми. Г.Гыйльманов. Саттар агай үз кешеләрен үлсә дә читкә җибәрми, бигрәк тә Фатыйма кебек тавыш-тынсыз, җир җимертеп эшләгән кызларны. З.Кадыйрова

2. рәв. мәгъ. 1) Тавыш чыгармыйча, тавышсыз. Эт, Сәлимнең алдына чыгып, тавыш-тынсыз гына йөгерә башлады. Г.Гобәй. Йомгак кебек бөгәрләнеп, хәрәкәтсез, тавыш-тынсыз яткан бу бала ничек килеп эләккән соң монда? Г.Гыйльманов

2) Шау-шусыз, гөрелтесез, ыгы-зыгысыз. Тулай торакның 18 квадрат метрлы кысан бүлмәсендә алты җан сыешып яшәү, күршеләргә комачауламас өчен, кичләрен тавыш-тынсыз уздыру җиңелдән түгел. Кызыл таң

3) Мыштым гына, сиздермичә, астыртын. Аны [һәйкәлне] бер тавыш-тынсыз коеп куйдылар, белми дә калдык. Татарстан яшьләре

4) Гаугасыз, бәхәссез, килешеп; тыныч кына, тату булып. Банданың кәефе шәптән, эшләре майлагандай бара: бер җирдә дә каршылык күрсәтмиләр, ызгыш-бәхәс юк, салымны тавыш-тынсыз түлиләр, дәүләткә түләгәндә дә андый тәртип һәм ашыгу булмый. Р.Мирхәйдәров. Әлбәттә, мондый чаралар бүген беркайда да тавыш-тынсыз үтмидер. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә