ТАВЫШ-ТЫН и. 1) Нинди дә булса тавыш, аваз. Кайдадыр, тынып калган авыл өстендә, бик ялкауланып, теләр-теләмәс кенә этләр өрүеннән башка тавыш-тын юк иде. М.Хәсәнов. Милиционер: – Кем бар анда, чыгыгыз! – диде. Тик җир астыннан тавыш-тын ишетелмәде. Ф.Яруллин 2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса эш-хәрәкәт тавышы, шау-шу, гөрелте. Кичен тугызлар узгач кына кайталар. Тавыш-тын чыгармыйча автобуслардан төшәләр дә… безнең чатыр алдында төнге митинг оештыралар. З.Зәйнуллин ◊ Тавыш-тыны ишетелмәү Үзе турында белгертмәү; кем яки нәрсә турында бернинди хәбәр булмау. Икенче көнне дә аның тавыш-тыны ишетелмәде. Казан утлары. Тавыш-тыны чыкмау к. тавыш-тыны ишетелмәү. Чаллы милли хәрәкәтенең бөтен тарихында яшьләрнең тавышы-тыны чыкмады. З.Мифтахов. Баш бухгалтер Фәридә Гайнетдинова Ошка качкан иде бит, елдан артык тавыш-тыны чыкмады. Безнең гәҗит. Тавыш-тыны юк к. тавыш-тыны ишетелмәү. Балага хәзер унбер яшь, машина-фатирның тавыш-тыны юк. Безнең гәҗит |