ТАВЫШСЫ’З-ӨНСЕЗ с. к. тавыш-тынсыз . Аны тау башына кадәр, тавышсыз-өнсез төнге сакчылардай, юл читендәге тәбәнәк баганалар озата менде, аның ара-тирә ишетелеп киткән аяк тавышларын юл өстенә җәенке башларын иеп утырган карт өянкеләр тыңлап калдылар. Г.Бәширов. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды. Г.Гыйльманов |