ТАВЫШСЫЗ с. 1. 1) Гомуми тынлык булган, бернинди тавыш (1 мәгъ.) булмаган. --- һәм гомер буе үзеңне мәңгегә чорнап алган тавышсыз дөнья. Ф.Бәйрәмова

2) Тавышы (2 мәгъ.) булмаган, сөйләшә алмаган. Кешене тәмәке тартудан биздерү өчен, онкология хастаханәсенең лор бүлегенә кереп чыгу да җитә. Бугазлары тишекле, тавышсыз кешеләрне күрү яман гадәтне оныттыру өчен бик җитә. Сәхнә

3) Тавышы (3 мәгъ.), җырлау сәләте булмаган. Соңгы елларда сәхнәне, бигрәк тә эстраданы, тавышсыз, зәвыксыз җырчылар басып китте. Р.Вәлиев. --- филармониядә эстрада бүлеге, ягъни җыр сәнгатен үз тирәсенә туплап, тотып торучы үзәк таркалмаган булса, бәлки, җыр сәнгате бүгенге көндә бу хәлгә төшмәс, көйсез җырлар, сүзсез шигырьләр, тавышсыз җырчылар өстенлек алмас иде... Казан утлары

4) Бернинди аваз, тавыш (7 мәгъ.) чыгармый торган. Айсылу кире борылып, җитез һәм тавышсыз адымнар белән клуб ягына таба китте. Г.Бәширов. Бу – һәлак булган геройларга соңгы, тавышсыз салют иде. Г.Әпсәләмов

5) Сүз белән әйтелмәгән, телдән яңгыратылмаган. Шулай да мондый хәл тавышсыз протестка якын иде. М.Хуҗин. Кинәт барысы да тынды, ниндидер тавышсыз боерыкка буйсынгандай бер якка карап сүзсез калдылар. Ф.Латыйфи

6) Гөрелтесез, шау-шусыз. Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар; Тавышсыз, тынсыз, аулак һәр урыннар. Г.Тукай

7) кино Тавыш (10 мәгъ.) яздырылмаган яки гомумән шунсыз төшерелгән. Кинотеатрларда тавышсыз фильмнар да күрсәтәләр. Ф.Мөслимова. Шул көнне абыйлар мине тавышсыз кино карарга алып барды. Татарстан яшьләре

8) Сигнал бирү, музыка уйнату һ.б.ш. функциясе булмаган, бозылган яки сүндереп куелган (радио, телевизор һ.б.ш. тур.). Мәчеткә кергәндә исә [телефонны] бөтенләй сүндерергә яисә тавышсыз режимга куярга кирәк. Яңарыш. Тавышсыз телевизор

9) Ыгы-зыгысыз, тыныч. Парк – шәһәрнең иң тавышсыз почмагы

10) Бәхәссез, гаугасыз, ызгыш-талашсыз

11) Аз сүзле, сүзгә саран; буш сүз сөйләү һәм мактану гадәте булмаган. Шашлыкны ашап бетерүгә, тавышсыз картка ияреп, яшь кенә бер кыз килеп керде, кул юарга кечкенә ләгән урнаштырды, комганнан су салып торды, дәстәрханны җыештырды, савыт-сабаны алыштырды, газетлар кертте. Р.Мирхәйдәров

12) күч. Күндәм, сабыр, карусыз, юаш. Бар басынкы, тавышсыз, гаугасыз, сабыр кешеләр, бер баксаң, алар йомшак, сыек буынлы булып күренә, әмма чынлыкта бу кешеләр үзсүзле, башлаган эшне ташламас, хатын-гаилә белән уйнамас, хыялга гына таянып, вакытны бушка әйләндермәс ---. Р.Батулла. Клёпа да элеккеге тавышсыз, җебегән һәм ялкау Клёпа түгел хәзер, ир-егетләр кыяфәте кергән. С.Шәрипов

13) Үз фикерен әйтә алмаган, фикер әйтү хокукы, мөмкинлеге булмаган. Делегатлар монда тавышсыз статистлар гына иде. Р.Зәйдулла

2. рәв. мәгъ. 1) Бернинди тавыш, аваз чыгармыйча. Агыйделкәйләрнең ярларыннан Агадыр ла сулар тавышсыз; Бар микән соң җирнең күкрәгендә Яшәүчеләр моңсыз, сагышсыз? Җыр. Калын имән такталар тавышсыз ачылды, төсле пыялалар аша саркыган сүрән яктылыкта ул әлеге дә баягы кара киемле кешене күреп алды. Ф.Латыйфи

2) Тавышы (2 мәгъ.) булмыйча, сөйләшү сәләтен югалтып. Операциядән соң, Сабантуйда көрәшчеләргә көч бирәм дип кычкыра торгач, тавышсыз йөрдем бит бер ай. Н.Кәримова. Күкрәгем белән бик каты бәрелдем. Күпмедер вакыт тавышсыз йөрдем. Кәеф ничек?

3) Дәшмичә, сөйләшмичә. Шәүкәт үзенең шул урынында иде. Ул гаҗәп бер рәвештә кабер читенә таянган, тавышсыз утыра иде. Г.Тукай. Фёдоров, күз яшьләренә буылып, тавышсыз гына хатынының үле гәүдәсе янында миңгерәүләнеп утырды. А.Расих

4) Тавышы (3 мәгъ.) булмый торып, җырлау сәләте булмаган көе. Бернинди көе булмаган җырларны бернинди тавышсыз җырлый алалар бит. Р.Миңнуллин

5) Сигнал бирү, музыка уйнату һ.б.ш. функциясе булмыйча, бозылган яки сүндереп куелган килеш (радио, телевизор һ.б.ш. тур.). --- менә бер вакыт тапшыру тавышсыз бара, ә берничә минуттан алабугалылар бу хакта шылтырата да башлый. Алабуга нуры

6) Ыгы-зыгы тудырмыйча, шау-шу куптармыйча. Урыс булсалар да Ходай бәндәләре бит. Берсе дә кеше үтерергә атлыгып тормый. Тавышсыз гына ике якка аерылып, тар гына коридор хасил итәләр. З.Зәйнуллин

7) Тату булып, тыныч рәвештә. Регламент буенча әкрен генә, тавышсыз гына эшлик. Т.Миңнуллин. Бер гаиләдә өч буын вәкиле тавышсыз, матур, үрнәк гаилә булып гомер итә. Туган як

8) Бәхәссез, ризасызлык белдермичә, ызгыш-талаш чыгармыйча. Һәм аннан соң 309 нчы законны кабул иттеләр, бары урыс телендә генә имтиханнар тапшырырга, диделәр – анысы да тып-тын, тавышсыз үтте, Татарстан хуҗалары да, халык та ризасызлык белдермәде. Безнең гәҗит. Җыен каршылыкларсыз, үпкәсез, тавышсыз үтте. Дуслык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә