ТАВЫШЛЫ с. 1) Билгеле тавышы булган, билгеле тавышка ия. Тоныграк, куе, йомшак тавышлы альт – думбра телгә килә. Д.Каюмова. Ә яңа укытучы гөлдерәвек тавышлы, зифа буйлы, чибәр генә, яшь кенә кыз иде. М.Шаhимәрдәнов 2) Тавыш ярдәмендә белдерелә торган. Алар машиналарының утлы, тавышлы сигналларын үз куллары белән алып куйганнар, имеш. Татарстан яшьләре 3) Тавыш белән тәэсир итә торган. Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, фанатлар җыелган урында яктырткыч тавышлы граната, --- телескопик металл күсәкләр һәм башка шундый кораллар табылган булган. Безнең гәҗит 4) Шау-шулы, гөрелтеле, ыгы-зыгылы. Мәскәү – колачлап булмаслык зур, тавышлы, ыгы-зыгылы кала. Татарстан яшьләре. Гомер буе Казанда заводта, тавышлы цехларның берсендә эшләгән һәм шуннан чукрак калган. Безнең гәҗит 5) кино Визуаль өлеше белән беррәттән сөйләшү, музыка һ.б.ш.лар да булган, тавыш яздырылган. Бозык сурәтле яисә бозык тавышлы эшләрнең күчермәләре конкурста катнашмый. Татарстан яшьләре. Тавышлы кино 6) Күп сөйләүчән; артык кычкырып сөйләшүчән; шау-шу чыгаручан. Ставропольдә бер тәрбияче «артык тавышлы» алты яшьлек кызчыкның авызына скотч ябыштырып куйган. Татарстан яшьләре 7) күч. Гаугалы, җәнҗаллы. Тавышлы йортта бәрәкәт булмас. Мәкаль. Тавышлы табыннан фәрештә качар. Мәкаль. Коридор тулы буш шешәләр, димәк, мондагылар күп эчә. Димәк, тавышлы тормыш булачак икән. Р.Гаязетдин 8) күч. Бәхәсле, дәгъва белдерелгән. Хәзер тавышлы фатирны сатачаклар да суд чыгымнарын --- чигергәннән соң калган акчаны диджейның кулына тоттырып: «Дүрт ягың кыйбла!» – дип әйтәчәкләр. Татарстан яшьләре |