ТАВЫШЛА’У ф. 1) Берәр эш-хәрәкәтне башкарганда, төрле авазлар чыгару, гомумән тавыш барлыкка китерү. Урман элеккечә шаулый, тавышлый. С.Хәким. Алар инде нык кына салганнар, хәтта исерә төшкәннәр һәм шактый тавышлап сөйләшә башлаганнар иде. М.Хәбибуллин 2) сөйл. Ыгы-зыгы чыгару, шау-шу куптару. Тиз кит, малай, өй түрендә тавышлама. Г.Тукай. Акрын! Бу – мин, нигә тавышлыйсың? Кеше ишетер, тавышың чыгарма. Ф.Бурнаш. Ул ишекне япмыйча ук тавышлый-тавышлый китеп барды. Ш.Камал 3) сөйл. Сүгенү, җикеренү; талашу, ызгышу. Анда бик күп егетләр, чәчләрен алдырырга кызганып, тавышлап маташалар. Һ.Такташ Тавышлап алу Аз гына, берникадәр вакыт кына тавышлау Тавышлап китү Билгеле моменттан алып яки кинәттән тавышлау Тавышлап тору Даими, берөзлексез тавышлау; әле, хәзерге вакытта тавышлау. Зыяның иң элек дикъкатен алган нәрсә: зур мәйданга җыелган халыкның шул дәрәҗәдә күплеге һәм аның, сарылы, аклы вә каралы төстә булып, бертуктаусыз селкенеп, бер яктан бер якка чайкалып һәм тавышлап торуы булды. Г.Ибраһимов. Үтәли жил эчендә уйнап, сузып тавышлап торган... Н.Абдулкәримова Тавышлап яту сөйл. к. тавышлап тору Тавышлый башлау Тавышларга тотыну Тавышлый бирү Бернигә карамый тавышлау Тавышлый тору Әлегә тавышлау; әледән-әле тавышлау |