ТАВЫШЛАНУ ф. 1. 1) Берәр төрле аваз, тавыш, өн чыгару. – Акрын... Тавышланма инде... – Мәхмүт үрелеп Генаның күлмәгеннән тартты, – дежурныйны китерерсең. И.Салахов. Бер уңайда соңга калган кайсыдыр колхозның чабу машинасы тавышлана. Г.Бәширов

2) Ыгы-зыгы, шау-шу куптару. Читтән карасаң, мөгаен, исең китәр иде: барысының да чәчләре җиткән, сакаллары үскән, йөзләре агарган, үзләре акылдан шашкан төсле тавышланалар, коридорның әле бер, әле икенче ягына чабалар, егылалар, кочаклашалар. И.Салахов

3) Гауга чыгару, җикеренү (бер кеше тур.). Кайтырга чыккан халык арасында, тау битендә, Миңнулла тавышлана иде. М.Мәһдиев. Эчкәч исә гадәте начар: юк-бар сүз белән Фәрзанәсенең җанын ашый, эт итеп сүгә, тавышлана, җикеренә. Ә.Сафиуллин

4) Үзара ызгышу, талашу (күп кеше тур.). [Мәтрүшкә:] Тынычланыгыз әле, балалар. Тавышланып кына берни дә хәл итеп булмый. Ш.Фәрхетдин. --- бер акыллысы шәп киңәш бирде: – Сез юк өчен баш ватмагыз: күршеләр тавышлана дип кенә, кеше йорт ташлый димени! Р.Хәкимов

5) Бик көчле авазлар, тавышлар чыгару (җансыз нәрсәләр тур.). Җил-давылның җенләнеп тавышлануын тыңлый-тыңлый оеп китте. Г.Ибраһимов. Учакның ялкыны тавышланып, сызгырып, гөжләп югары үрли-үрли яна башлады. Р.Гариф

2. тавышланып рәв. мәгъ. Тавышлы итеп, тавыш белән, тавыш чыгарып. Мин тавышланып еларга тотындым. Г.Исхакый. – Уф Алла, – Гений тавышланып көрсенде, – Зифа... Зифа җанкисәгем җырлый бит. И.Салахов

Тавышлана бару Тавыш ныграк чыгару, ыгы-зыгы, шау-шуны акрынлап арттыру

Тавышлана башлау Тавышланырга тотыну. --- [хуҗа белән хуҗабикә] бик нык талашып киттеләр. Аннары һәр кичне бер дә юктан гына тавышлана башладылар. А.Хәсәнов. --- бөтенләй үзгә юлга чыгып, шәһәрне артта калдыра башлагач кына, Зөлфия пошынып, шомланып, тавышлана башлады: – Кая алып барасыз мине? Т.Галиуллин

Тавышлана бирү Бернигә карамый тавышлану

Тавышлана тору Әлегә тавышлану; күпмедер вакыт тавышлану. Ниһаять, күп тавышлана торгач, люк ачылды, немецлар, кулларын күтәреп, танктан чыктылар, шунда ук аларны урап та алдылар. Х.Камалов

Тавышлана төшү Тавышны, шау-шуны арттыру

Тавышланып алу Аз гына вакытка тавышлану. Кайдадыр шыгырдап капка ачыла, каз-үрдәк тавышланып ала. М.Мәһдиев. --- кешегә ачык, ярдәмчел, кунакчыл, баскан җирендә ташны изгән, тимерне өзгән, җәмәгате белән еш кына тавышланып алырга яраткан Лотфулланы халык «Зимагур» дип атый. А.Хәлим

Тавышланып бетү Тәмам, бик нык тавышлану. Күрше ире белән тавышланып, сугышып бетте, хөкем алдына басты. Кызыл таң

Тавышланып йөрү Һәр җирдә, һәрвакыт тавышлану. Көнләште, юк-бар гаеп такты. Анысы гына җитмәгән, эшләгән урынга барып әләкләшеп йөрде, тавышланып йөрде ---. Н.Фәттах. Сылу каеннарның бөдрә чәчен тузгытып ала һәм бер сәбәпсез тавышланып йөрүеннән оялган сыман тынып кала. А.Мансуров

Тавышланып карау Тавышланырга маташу. Урамда болыт куеру белән, аның [әбисенең] башы авыртырга гына тора. Андый чакта тавышланып кара. Д.Бүләков

Тавышланып кую Берара тавышланып алу; аз гына тавышлану. Төнге таллыкта ялгыз кош саташып тавышланып куя. Р.Бәшәр

Тавышланып тору Даими яки әледән-әле тавышлану; әле, хәзерге вакытта тавышлану

Тавышланып утыру сөйл. к. тавышланып тору. Әйдә, үлгән хатын өчен тавышланып утырмыйк. Н.Әхмәдиев

Тавышланып чыгу Билгеле вакыт аралыгын берөзлексез, туктаусыз тавышланып үткәрү. Ул төне буе тавышланып чыкты

Тавышланып яту сөйл. к. тавышланып тору. Эшегез юк, шуңа тавышланып ятасыз. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә