ТАВЫШЛАНДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. тавышлану (1 мәгъ.). Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабучы атлар илә ант итәм. Ногмани

2) махс. Тавышлы итү, төшерелгән теле-, видео- һ.б.ш. фильмнарга тавышлар, авазлар, музыка өлешен өстәү, тавыш яздыру. Аны [сериалны] тәрҗемә итү һәм рольләргә бүлеп тавышландыру белән шөгыльләнүче – «Дубль-видео» студиясе. Сәхнә

Тавышландыра башлау Тавышландырырга тотыну

Тавышландырып бетерү Тулысынча тавышландыру

Тавышландырып кую Тавышландырып әзер хәлгә китерү

Тавышландырып тору Даими яки әледән-әле тавышландыру; әле, хәзерге вакытта тавышландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә