ТАВЫ’ШЙОТКЫЧ и. тех. 1. 1) Тавыш дулкыннарын тотып калу өчен махсус киртә, катлау, өслек; тавыш изоляциясе; русчасы: звукопоглотитель. Бетоннар еш кына махсус материаллар (җылысаклагыч, тавышйоткыч, гидроизоляция һ.б.) белән бергә кулланыла. Төзү материаллары 2) Эшләп торган механизм, двигатель һ.б.ш.ларның тавышын киметү җайланмасы; русчасы: глушитель 3) Шартлау тавышын йоту өчен утлы коралның көпшәсенә беркетелә торган җайланма; русчасы: глушитель. Тикшерү барышында күп кенә корал табылган: 31 пистолет, 9 тавышйоткыч, 9 көпшәсе киселгән мылтык, 7 автомат һ.б. 2. с. мәгъ. Тавыш дулкыннарын йота, үзеннән ары уздырмый һәм кире яңгыратмый торган. Гравий чыгару районы начальнигының эш кабинеты пароходның койрык ягында ике каютаны бер итеп зурайтылган, түшәм һәм стеналары тавышйоткыч зәңгәрсу тукыма белән каплаулы иркен бүлмәдә урнашкан. С.Сабиров. --- [завод] минераль мамыктан түбә, фасад, идән һәм япсарларны җылыту өчен материаллар, шулай ук утка чыдам һәм тавышйоткыч плитәләр җитештерәчәк. Фән һәм тел
ТАВЫШКАН и. зоол. 1) Дала, ярымчүл һәм чүл зоналарында таралган, чагыштырмача кыска гәүдәле һәм озын, көчле арт аяклы кимерүче җәнлек; кушаяк; русчасы: тушканчик 2) иск. Куян. Кайбер галимнәр төрки телләрдәге хайван исемнәрендәге -ан элементын (чагыштыр: арыслан, каплан, сыртлан, кабан, колан, болан, елан, чаян, җаян (хәзерге җәен), сазан, табан, йомран, сычкан, тавышкан, көзән, чытан һ.б.) аң, ау – «киек» сүзеннән дип хисаплыйлар ---. Р.Әхмәтьянов |