ТАВЫШ и. 1) физ. Мохиттә материаль кисәкчекләрнең тирбәнеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм ишетү әгъзалары кабул итә торган дулкыннар. Тавыш чыганагы. Тавыш дулкыны. Тавыш тизлеге 2) Бугаздагы махсус ярылар тирбәнүдән чыга торган һәм шәхсән үзенчәлекләр – көч, югарылык-түбәнлек, тембр һ.б.ш.лар белән аерылып торган авазлар. Әмма ул җавап бирергә өлгергәнче, караңгыдан Ләйсәннең яңгыравыклы тавышы ишетелде ---. А.Гыймадиев. Матур гына тембрлы хатын-кыз тавышы динамиклар аша яңгырый ---. А.Гадел 3) Җырлаганда, тавыш ярыларының яңгырау үзенчәлеге, яңгырау сыйфаты; җырлау сәләте. Нинди эш инде бу: сәхнә тулы йолдыз, үзләренең берсенең дә тавышы юк. Р.Миңнуллин. Классик тавышлар сагындырды. Яңа дәвер ачыла. Сәхнәгә консерваториядә белем алган җырчылар килә. Бу – зур шатлык. Ш.Баһаутдин 4) муз. Вокаль яки инструменталь әсәрдә аерым мөстәкыйль партия. «В землянке», «Огонёк», «Тёмная ночь», «Моя любимая», «Вечер на рейде», «В лесу прифронтовом» кебек җырларны дүрт тавышка яңгыратабыз. М.Мәһдиев 5) муз. Музыкада яки җырда яңгыраган аерым аваз; нота. Музыкада да төп тавышлар җидәү: до, ре, ми, фа, соль, ля, си. М.Мәһдиев 6) Уен коралының яңгырашы. Күз карасыдай кадерле, ягымлы, тылсымлы тавышлар чыгарырга сәләтле гармунны ялкын өстенә китергәндә, малай чытырдатып күзләрен йомды. Н.Әхмәдиев 7) Берәр табигать күренеше, хәрәкәт барышында, җайланмаларның эшләве вакытында чыккан авазлар. Шулчак якында гына чырт-чырт итеп коры куак чыбыклары сынган тавыш ишетелде. А.Хәсәнов. Аннан ниндидер механизм эшләгәндәге кебек шыгырдаган тавыш ишетелә. А.Тимергалин. Кинәт бакча караңгылана төшә, каты җил искән тавыш, күк күкрәве, яшен яшьнәве яшьләрне шомландыра ---. А.Гадел 8) Хайваннар һәм кошлар чыгарган авазлар. Тирә-юнь сандугач тавышларына күмелде. Р.Сәгъди. Күптән ишеткәне юк иде аның бүре тавышын да. Т.Гарипова 9) Шау-шу, ыгы-зыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән авазлар, гөрелте. Әле генә тавыш, шау-шу белән тулы мәйдан өстен Күчем, Уразай, Туйкә батырларның --- әмерләре күмеп китте. В.Имамов 10) кино Фильмның визуаль өлеше белән беррәттән барган сөйләшү, музыка һ.б.ш.лардан торган өлеше 11) Бәхәс, ызгыш, гауга, җәнҗал. Күрше тавыгы түгел, алмагачка ят чыпчыклар килеп кунса да, шундук тавыш куптара. А.Хәсәнов. Ә салдымы – тавыш чыгара, әнигә бәйләнә, бер дә юкка аны кимсетә башлый. В.Нуруллин 12) Дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда төрле мәсьәләләр хәл ителгәндә, үз фикереңне белдерү хокукы; әлеге белдерелгән фикер үзе. Һәркемнең үз эше тавышка куелды. Бер тавышка өстенлек белән яшьләр кабул ителде. Ә.Баян. Шулар [вәкилләр] арасында иң күп тавыш алган кеше Г.Ибраһимов булды. Ә.Бикмурзин 13) тавышлар сөйл. СССР чорында капиталистик илләрнең советка каршы пропаганда алып барган радиостанцияләре 14) тавышлар сөйл. Кайбер психик авыруларда була торган, чынлыкта булмаган авазлар ишетүдән гыйбарәт галлюцинация төре. Тән сызлавы бетте, ләкин җан әрнүе әле дә бар, көн саен ниндидер тавышлар ишетелә, ниндидер исләр килә, баш өстеннән очкычлар очып үтә. А.Гыйльми ◊ Тавыш адашырлык Иркен, зур (бүлмә, бина тур.). [Әзһәр] Хатамтаевлар квартирасының зурлыгына хәйран булды. Кем әйтмешли, тавыш адашырлык. Б.Камалов. Тавыш бирү 1) Дәшү, тамак кыру яки башкача үзеңнең барлыгыңны, кайдалыгыңны белдерү. Бәхтиярне югалттылар. Фатыйма күпме генә чакырмасын, тавыш бирмәде. З.Кадыйрова; 2) Кычкырту, сигнал, гудок бирү. – Сезне капка ачып каршылыйлар, кычкыртып тавыш биримме? – диде таксист. З.Кадыйрова. Табын әзерләп, өстәл тирәли утыруыбыз булды, ишек кыңгыравы тавыш бирде. Шәһри Казан; 3) Сайлаулар, җыелыш һ.б.ш.ларда катнашып, үз фикереңне рәсми рәвештә белдерү. Акция үзенең иясенә акционерлар җәмгыятеннән дивидендлар, ягъни табыш алырга, акционерлар җәмгыятенең җыелышларында тавыш бирергә мөмкинлек ача. Татарстан яшьләре; 4) Кая да булса бару теләге белән юлдагы очраклы машиналарга кул күтәрү. Мин барасы районга киткән автобусларның күптән инде эзе суынган. Нишләргә? Әлбәттә, җиде юл чатына басарга да узган машинага кул күтәреп тавыш бирергә. Р.Гатауллин. Тавышка кую Билгеле мәсьәләгә карата рәсми рәвештә фикер белдерергә тәкъдим итү. Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. В.Нуруллин. Ике тәкъдимне дә тавышка куйдылар. Г.Галиева. Тавышка килү Берәр кеше белән әрләшү, кычкырышу, ачуланышу. Әйе, үзгәрде Александр Иванович, ни кылганын үзе дә аңлап бетермәде, акылын нидер томалады: улы белән тавышка килеп, чит илгә үк чыгып китте. З.Кадыйрова. Рафис белән Талия, юкка гына тавышка килгән җирдән, бер-берсенә баш иясе килмичә, горур гына икесе ике юлдан китеп баралар. Татарстан яшьләре. Тавыш кубару Гауга чыгару, тавышлану. Аш сыек дип, иң элек син тавыш кубара идең. Х.Камалов. Тавыш кубармый гына аңлатуга ни җитә. Ф.Дәүләтбаев. Тавыш кубу Ыгы-зыгы, чыр-чу барлыкка килү; гауга чыгу. Кабинетта тагын коточкыч тавыш куба, мондыйны аның әле бер генә бюро утырышында да күргәне юк иде. Р.Мирхәйдәров. Тавыш күтәрү 1) Тавышлану, тавыш чыгару, гауга куптару. [Хуҗа:] Соң шулай булгач? Өч сум өчен минем йөземне ертып, казый әфәнде алдына килеп, тавыш күтәреп йөрергә оялмыйсыңмы? Мәзәк; 2) Берәүне кычкырып сүгү, җикеренү. Кадрия санэпидстанциядәге бөтен кешене эттән алып эткә сала, ә Җәмилгә менә тавыш күтәрә алмый. В.Имамов. Тавышны бөердән алу к. тавышы бөереннән чыгу. [Бариев] үзеннән түбәнрәкләр янында тавышын бөердән алып сөйләшә. Б.Камалов. Тавышы бөереннән чыгу Үзенә ышанып, курыкмыйча, тартынмыйча, көчле тавыш белән сөйләшү турында. Баштарак бик мескенләнеп, ух-ах килеп йөрсә дә, соңга табарак тавышы бөереннән чыга башлады моның [Шакирның]. Р.Төхфәтуллин. Бизәнеп-ясанып кына йөри, тавышы бөереннән чыга, нидер эшлим дип иелмәс тә, бөгелмәс тә үзе. Татарстан яшьләре. Тавышы киселү Кинәт тавышы бетү; тавыш өзелү, тынып калу. Хисмәт абзыйның калтыравыклы тавышы киселде. Р.Гали. Тавышы таш яру Бик көчле, яңгыравык тавыш турында. «Катюша»ның тавышы таш ярырдай көчле генә түгел, моңлы да икән. С.Поварисов |