ТАВЫК и. 1) Фазан кошлар семьялыгыннан бөтенләй диярлек оча алмый, йомыркасы һәм ите өчен асрала торган йорт кошы. Тавык төшенә тары керә, ашамаса – тагы керә. Әйтем. Бер тавык көненә ничә йомырка сала? М.Мәһдиев

2) Шул кошның ашарга яраклы ите. Иптәшләрем сөйләвенчә, анда кыздырылган чиркәс тавыгы белән сыйлаганнар икән. Г.Нәсин

3) Кайбер кошларның атамаларын белдергән кушма сүзләрнең бер компоненты. Кайдадыр кор-р-кор-р килеп урман тавыгы көрелдәде, кичке саргылт күктә тилгән очып йөрде, якындагы агач башында пи-пи дип аның баласы кычкырды. М.Мәһдиев

Тавык алачыгы Бик кечкенә өй, бина турында. Сугыштан соңгы кырык алтынчы ел булса кирәк, төгәл генә хәтерләмим, бер көнне безнең тавык алачыгы кадәр өебезгә авыл сәвите рәисе, районнан килгән берничә налук җыючы килеп керделәр. Туганайлар. Тавык аягы эвф. 1) Христиан динендәге кешеләрнең муеннарына яки киемнәренә тага торган тәре; хач. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Г.Тукай; 2) иск. Тәре формасындагы медаль. Тавык баш Бик аңгыра яки хәтере начар кешегә карата. Син үзең тавык баш, уйлап кара, Кабан күле борын заманда бик зур булган. А.Гадел. Нәрсә аңладың син, тавык баш! З.Хәким. Тавык бәрәңгесе Гадәттә сайлаган вакытта кош-корт, хайван азыгына дип аерып куела, пешергәндә, кабыгы белән пешерелә торган вак бәрәңге. Ә күп очракта өстәлдә каткан икмәк сыныгы белән тавык бәрәңгесеннән артык берни булмый. К.Кара. Тавык бете Үтә вакчыл кеше. Тавык йөрәк Куркак һәм ышанычсыз кеше турында. Андый батыр малайлар безнең очта бармы соң? Җыен куркак, җыен тавык йөрәк. Г.Бәширов. Тавык кетәге к. тавык алачыгы. Дөрес, Хәтмулла абзыйның үзенең дә өе тавык кетәге зурлыгында гына. С.Поварисов. Тавыклар белән (бергә) яту Йокларга элек кичтән, караңгы төшәр-төшмәс яту. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз... М.Хәсәнов. Тавыклар көләр Беркатлы һәм урынлы-урынсыз сүз һ.б. турында. Яраткандыр дисәң, тавык көләр, нинди ярату, әллә ул күз явын алырлык чибәрме? К.Кара. Тавык мие ашаган к. тавык мие эчкән. Атаң бирмәгән акылны бирәләр, тавык мие ашамаган булсаң, сөйләгәнгә колак сал! Т.Гыйззәт. Аңгыра, томана, чүпрәк баш, тавык мие ашаган нәмәрсә! Р.Батулла. Тавык мие капкан к. тавык мие эчкән. Итәгенә ут капканчы гыр-гыр йоклар да, итәге яна башлагач чыгып чабар, тавык мие капкан нәрсә! В.Нуруллин. Тавык мие эчкән Начар хәтерле, зиһенсез кеше турында. Алтын тутырылган сандыкны чоланга чыгарып куярга син аны тавык мие эчкән дип белдеңме әллә? А.Гыймадиев. Тавык оясы кадәр к. тавык алачыгы кадәр. Тавык тәпие к. тавык аягы. Син, егет, бик масайма әле! Шинелеңә --- тавык тәпие кадап кайткач та, үзеңне становой дип белдеңме? К.Нәҗми. Гүя көннәрең санаулы гына калды, басурман, тиздән муеныңа тавык тәпие тагачаклар, дип әйтергә тели иде. М.Әмирханов. Үзе Юлдашны чукындырып алды һәм сандыктан тавык тәпие – тәре тартып чыгарды. Т.Нәбиуллин. Тавык чүпләп бетергесез (бетерерлек түгел, бетермәслек) Бик күп вак эш, борчу, мәшәкать һ.б.ш.лар турында. Ә авыл укытучысының эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Ә.Хәсәнов. Сораулар, хәл итәсе мәсьәләләр тавык чүпләп бетермәслек булып чыкты. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә