ТАВТОЛО’ГИЯ и. гр. лингв. Алда әйтелгән фикергә өстәмә ачыклык кертмичә, икенче сүзләр белән кабатлау; билгеләмә, дәлил бирелергә тиешле гыйбарәнең үзен дәлил буларак китерү күренеше. Шулай итеп, «сарут үләне» дигән тәгъбирне бүгенге телебезчә таркатсак, «сары үлән үләне» дигән тавтология килеп чыга. Г.Рәхим. Тавтология булса да әйтим: Мохит абзаң «мохит» дигән төшенчәне аңлап җиткермидер, күрәсең. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә