ТАВИС и. гар. Фазан кошлар семьялыгыннан озын койрыклы, бик матур каурыйлы, Азиядә тереклек итүче эре кош; русчасы: павлин. Тавис каурые белән матур, сандугач тавышы белән матур. Мәкаль. Ул түшендәге, сырт һәм канат тирәсендәге чуар каурыйлары җемелдәвен күрсәң – зоопарктагы тавис коштан бер дә ким түгел! Р.Низамиев ◊ Тавис канатыдай Төрле төсләр кушылган, аллы-гөлле; артык чуар, җете төсле. Гөнаһ шомлыгыдыр инде, теге егет белән очрашуга Мәгъфиянең тавис канатыдай төрле төсләр белән балкып торган күлмәген киеп чыгасым килде. Ф.Баттал. Тавис каурыйлары таккан карга Үзен чынлыктагыдан әйбәтрәк, абруйлырак итеп күрсәтергә маташкан кешегә карата. Зәйтүнә акылсыз кыз түгел, ул аның [Шәмгуньнең] тавис каурыйлары таккан карга икәненә төшенер. Ә.Фәйзи. Тавис койрыгыдай к. тавис канатыдай. Түбәндә баягы таза чандыр егет, ялгызы гына әрҗәләр өеменә йөзе белән борылып, әлеге тавис койрыгыдай яулыгына карап тора иде. Ә.Еники. Тавис кошы кебек (сыман) Күзгә бәреп торырлык, артык чуар, бик җете. --- тавис кошы сымак киенгән орчыктай гына чегән кызы йөзек-беләзекләрен балкытып бии, әтисе гитара чиртеп, җыр көйли. С.Шәрипов |