ТАБЫШУ ф. урт. юн. 1) Табарга ярдәм итү. Байбәтчә Йосыфҗан өчен яшерен паспортлар табышып бирергә Госманның вакыты табыла. Г.Ибраһимов. Ул атлар табышты, арбалар табышты, яралыларны больницага салырга ярдәм итеште. И.Гази

2) Бер-берсен табу. Табышалар, кочаклашалар, шатланышалар! Н.Кәримова. Гәрчә ул [Мәрфуга] Мәсәгутьтән дүрт яшькә кечерәк булса да, бер урамда, чапырыш йортларда гына яшәгән ике йөрәк берсен-берсе бик тиз табыштылар. В.Имамов

Табышып бетү Барысы да бер-берсен табу

Табышып тору Әле хәзер табышу; даими яки әледән-әле табышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә