ТАБЫШТЫРУ ф. Төрле җирдән эзләп, тырышып, нәтиҗәдә табу. Мин генә ара-тирә кайткалап йөрдем. Әйтик, бала-чага белән, каяндыр бәләкәй сука табыштырып, бәрәңге утыртып килдем. К.Миңлебаев. Аларның орлыгын почта аша заказ белән кайтарттык, абыем Мәскәүдән дә табыштырды. А.Сабирова

Табыштырып тору Гел табыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә