ТАБЫШСЫЗ рәв. 1. Табыштан башка, табыш булмыйча. Салих Сәйдәшевтәге гаять көчле музыкаль табышларга бу текстның бернинди дә шигъри табышсыз, коп-коры язылуы һич тә тәңгәл килми. Г.Рәхим. Башка вакытта табышсыз булса да кайтып җитә иде, бүген юк та юк. Г.Гыйльманов. Байтак төбәкләрдә, табышсыз эшли дип, авыл кибетләре ябылды, район кулланучылар җәмгыятьләре таркалды. Кызыл таң 2. с. мәгъ. 1) Табышы булмаган. Табышсыз аучы 2) Табыш китерми торган. Һәр район үзәгендә эшләп килгән китап кибетләре, табышсыз нокта буларак, юк ителде. М.Кәбиров. Балалар әдәбияты, балалар телевидениесенә бүген табышсыз өлкә дип акча салырга курыксак, безнең киләчәк нинди булачак? Өмет |