ТАБЫШМАК и. 1. 1) Төп мәгънәсен, җавабын уйлап табарга кирәк булган әйтем – фольклор әсәренең бер төре. Халыкның рухи тамырлары гасыр тирәнлегендә, җимешләре риваять, әкият, мәкаль, табышмаклар булып безнең көннәргә килеп җиткән. Ш.Галиев. Йөзләгән табышмак арасында фәкать дүртесенең генә җавабы – ат. Р.Харис

2) күч. Нинди дә булса серле, кыен аңлашыла торган нәрсә. Ул бөтен барлыгы белән тоеп тора: әлеге фаҗигале табышмакны чишү өчен, Бәхтиярның кулында ачкыч бар. М.Әмирханов. Табышмак бу минем өчен, аңлаешлы гына итеп әйтә аласыңмы? Э.Яһудин

2. с. мәгъ. Сәер, аңлашылмый торган. Нәрсә әйтер икән, нинди серләрен ачар икән бу табышмак егет? И.Салахов. Улибаева – гомумән, табышмак кеше. М.Мәһдиев. Инде менә тагын бер табышмак сүз: универсиада дигән хикмәтле лөгать йөрәкләрне җилкендерә. Римзил Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә