ТАБЫШЛЫ с. 1) Табыш китерә торган, табышы (2–3 мәгъ.) булган, төшемле. Умартачылык исә элек-электән дәрәҗәле генә түгел, табышлы кәсеп саналган. Л.Мәҗитова. Хәсән үз кесәсенә зыянга эшли торганнардан түгел, аның һәр уе, һәр фигыле, һәр шөгыле табышлы. К.Кәримов

2) Уңышлы, уңдырышлы, мул. Чәчәкләр баллы, һава кояшлы, Көне табышлы Кортларым нигә Ачуланалар? Ф.Бурнаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә