ТАБЫШ и. 1) Табып алынган нәрсә, табылдык. Чемодан эчендә, иң өстә, фотоаппарат ята иде. Менә ичмасам табыш! X.Сарьян 2) Билгеле бер һөнәр яки кәсеп белән табылган мал, материаль кыйммәт. Чыңгыз бабабыз әле өч гасыр элек үк вилаятьләрдән вә һәрбер игенче-һөнәрчедән табышларының уннан бер өлешен генә салымга җыйнауны канун итеп керткән. В.Имамов. Җирсез калган авыл халкының табыш чыганагы булып нәрсә торыр? Шәһри Казан 3) икът. Барлык керемнең аны алу өчен тотылган чыгымнардан арткан өлеше. Һәр тиен табышны раслаган кәгазь булырга тиеш, налогларны вакытында түләргә, дигән фикергә килде. Т.Галиуллин. Узган елда алар 9 – 10 катлы 20 йортка тәрәзә һәм ишекләр куеп, 5–6 миллиард сум саф табыш алды. Шәһри Казан 4) Изүченең изелүче хезмәтеннән файдаланып тапкан кереме. --- повесть мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган, чөнки анда конфликт байлык, табышка омтылу, иҗтимагый мөнәсәбәтләр тирәсендә бармый, ә һөнәрсезлеккә, әхлаксызлыкка басым ясалып, каршылык мораль-әхлакый яссылыкта тудырылган. Т.Гыйлаҗев 5) Эшләми генә табылган акча, бик җиңел кулга төшкән керем. Аның шикелле азык-төлек кибетендә эшләүче сатучылар үз тамакларын гына түгел, туган-тумачаларын туендырып торалар, ә бу үзе өйдән ташып ашый һәм бер тиен табыш алып кайтмый иде. В.Нуруллин. Башкаланың Восстание урамында яшәүче 73 яшьлек ханымны: «Синдә бозым бар», – дип алдаучылар бик күп табыш күргән. Безнең гәҗит 6) Умарта яки башка кортлар җыйган бал күләме. Тигәнәк, сукыр кычыткан чәчәкләрендә кортлар гөжли иде. Табыш бар дигән сүз. А.Гыйләҗев. Оя янына җайлабрак утырып, шөпшә китергән табышны пинцет белән җыеп барырга була. Яшь натуралистларга 7) Ирешелгән уңыш. Бигрәк тә сөю-сәгадәт, тирән кичерешләр, табышлар һәм югалтулар турында җан ачысы белән язылган шигырьләр күңелне айкап-айкап ала. Ф.Яруллин. Әйтик, анда шатлык белән кайгы, югалту белән табыш ---. М.Кәбиров 8) Уйлап табылган нәрсә; ачыш, яңалык. Кыскасы, сезнең режиссурада бер артист белән тапкан табышлар инде икенче артистка ярамый. Ю.Сафиуллин. Аның 1940 –1950 нче елларда бу өлкәдәге эзләнүләре яңа табышка китерә. Ф.Хәсәнова ◊ Табыш артыннан куу Беренче урынга матди мәнфәгатьләрне кую, мөмкин кадәр күбрәк табыш алырга омтылу. Корпорацияләр, зур табыш артыннан куып, нефть экспортын даими рәвештә арттыра һәм ил эчендәге бәяне дә үзләре ничек тели шулай куя. Ватаным Татарстан |