ТАБЫР и. 1) иск. Утлап йөргән ат өере. Атымны җибәрдем табырга, Маңгай ялын үрдем танырга. Җыр. Атымны җибәрдем табырга, Табырга гына түгел, табынга. Җыр 2) диал. Гадәттә мал-туар, көтү җыела, туплана торган урын; туплау. Бияне тотып, үзләре яткан табырга алып төштеләр. З.Зәйнуллин 3) Табор. Чегән табыры кебек, сез гел шулай гомергәме күчеп йөрерсез? Г.Латыйп 4) тар. Хәрби лагерь 5) диал. Басуда күмәк эшләр вакытында килеп ял итү урыны 6) күч. Гомумән табырга, көтүгә охшаган, шуны хәтерләткән нәрсә. Иңерәеп, ярсу чыбыркымны Бер шартлатсам әгәр, кыланып; Үрә баскан сүзләр табырында Шомырайта барсы колагын. М.Галиев |