ТАБЫНЧЫ и. Табынга ашамлык-эчемлек китереп бирү, ризыкларны алмаштыру кебек эшләрдә хуҗага ярдәм итүче кеше. Болар туралмаган иде, Фәйзулла мәзин белән Хаҗиморат гаҗәп бер осталык күрсәттеләр. Тиз-тиз пычак уйнатып, итне, бәрәңгене, салманы турап, кызу, кайнар шулпа өстәп, әзерләп куйдылар, икенче табынчы бүлә торды. Г.Ибраһимов. Табынчы кыз --- җитди генә сорап куйды: – Кем буласыз сез, апа? Ә.Еники |