ТАБЫНУ ф. 1) Раббы дип танылган затка гыйбадәт кылу. Кам Аштабар, халыкны җыеп, тәңреләргә табына, илгә үләт чирен кертмәскә келәү әйтә. А.Гадел. Хәтта Борнаш сәет үзе дә, Таштүбәдәге таш балбал янында яшертен корбан чалып, куйның канын туфракка сибә-сибә, мәҗүси таш сынга табынып кайткалый икән, дигән хәбәрләр бар. Р.Батулла 2) Кемне яки нәрсәне дә булса илаһ урынына күрү, шундый мөнәсәбәт күрсәтү, шуңа буйсыну. Сары металлга табындык, Табыну-ышану тарихыннан Баедык җилле генә. Г.Афзал. Алласыз әле кешеләр: Табыналар утка. Табына алар Кояшка, Табыналар Көнгә. Г.Морат 3) күч. Төп игътибарны кемгә, нәрсәгә дә булса юнәлтү, шуның белән нык мавыгу, мөкиббән китү. --- әле кичә генә үзләре көлгән, мәсхәрә иткән, рәнҗеткән кешеләргә табына башлыйлар. А.Тимергалин Табына башлау Табынырга тотыну. Кичә таптаган аллаларга хәзер табына башладык... Г.Ибраһимов. Димәк, байтак конкрет мәгълүматлардан шундый бер ифрат та мөһим нәтиҗә ясарга мөмкин: беренче булып Кешелек дөньясы аллага түгел, алиһәгә табына башлый. Ф.Урманчеев Табынып килү Эзлекле рәвештә, бик күптәннән табыну. Татар халкының үлемсезлеге һәм рухи баһадирлыгы – гасырлар буена табынып килгән исламдагы иманның кодрәтле булуында! Ш.Абилов Табынып тору Даими яки әледән-әле табыну; әле, хәзерге вакытта табыну Табынып яту сөйл. Озак вакытлар табыну. Ходайга ялварган сыман, ул Күчемгә читтән генә табынып ятмале син, борадәр. В.Имамов |