ТАБЫ’Н-ТАБЫН с. 1. Табыннар рәвешендәге; табыннарга урнашкан; табыннарга бүленгән. Шулай ук, кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатын һәм балаларын бизәндерү, йорт һәм җиһаз төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау – эшне ахырын уйлап эшләмәү һәм бу хәдис шәриф өйрәткән ысулның киресе белән гамәл кылу була. Р.Фәхретдин. [Солдатның] ул хатыны икән тәмлетамак. Чакырганы – табын-табын кунак. Н.Исәнбәт

2. рәв. мәгъ. Табынлап; табыннар рәвешендә. Табын-табын булып, күмәкләшеп утыралар. А.Хәсәнов. Әнә каен төпләрендә табын-табын булып утыра халык. Ф.Мөслимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә