ТАБЫНЛЫК и. 1. Табын өчен әзерләнгән урын, табын буласы җир; табын тирәсе. Идәнгә киез, аның өстенә авыл эше келәмнәр җәелгән; аның өстенә кара юрганнар түшәп, кечкенә табынлык ясаганнар. Г.Ибраһимов. Бу – колхозчыларны хәтфә чирәм җәелгән иркен табынлык янына чакыру иде. С.Рафиков

2. с. мәгъ. Табын өчен билгеләнгән, шуңа кирәк булган, шуңа җитәрлек. Җиз таз белән җиз комганнан кала бөтенесе бар: --- бер табынлык салфетка, ак самавыр, бик матур чәй сервизы, тутыкмас корычтан чәнечке-пычаклар, аш тәлинкәләре, төрле савыт-сабалар… Ә.Еники. Корбан гаетендә бигрәк тә күңелле була: ел саен икешәр корбан чалдырып, өчәр табынлык аш үткәрәләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә