ТАБЫНДЫРУ ф. Көчләп, берәр нәрсәсе белән кызыктырып, җәлеп итеп һ.б. рәвешле кемгә яки нәрсәгә дә булса табынырга мәҗбүр итү. Бурыч басындыра, кылыч табындыра. Мәкаль. Бу әкияткә көчләп корал белән табындыру аркасында, күпме кан дәрьясы акты, күпме халыклар, үз йөзен, гореф-гадәтләрен җуеп, күндәм массага әверелделәр. М.Галиев. Карлыгач канатыдай кыйгач кашлары, күл камышыдай зифа буйлары кемнең генә башын әйләндермәс тә үзенә табындырмас икән. Г.Хөсәенов Табындыра бару Акрынлап табындыру Табындырып бетерү Тулысынча табындыру Табындырып тору Табындырган хәлдә тоту |