ТАБЫН I и. 1) Төрле ризыклар, савыт-саба, аш-су кирәк-яраклары һ.б.ш. куеп әзерләнгән ашау урыны, корылган өстәл. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфетлар китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Ә.Еники. Әллә табын бик такыр булганга шулай кашларын җимереп утырамы бу тегүче? Г.Бәширов

2) Күмәкләшеп ашау өчен, шундый өстәл тирәсенә утырган бер төркем кеше. Менә Ходайның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул [Акъәби] иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. Ә.Еники. Җыр тәмамлангач, көчле тәэсирдән исләренә килә алмагандай, бер генә мизгелгә тынып тордылар, аннан бөтен табын дәррәү кубып, гөр килеп шаулаша башладылар. М.Хәсәнов

3) Шундый төркем рәвешендә, бергәләшеп ашау күренеше; шунда үткән вакыт. Утырдык без табынга, Җыелып, тыгыз булып. Ә.Исхак. Ул көнне табын түгәрәк, ризык мул, күңелләр күтәренке булды. М.Хәсәнов

4) Юлда йөргәндә, эш урынында һ.б.ш. очракларда бергә тукланырга килешкән кешеләр төркеме. Һәр арбада өчәр-дүртәр утырып баручы татар, чуваш, марилар, мукшылар үз табыннарының яз көнге кичке ашлары турында сөйләшә башладылар. А.Таһиров

5) күч. Дусларча сөйләшеп торган кешеләр җыелмасы, бер компания. Мин --- кешеләр табынына тиз катнаша алмау сыйфатым белән дә риза түгел. К.Басыйров. Ишектән бөгелеп кергән, башы түшәмгә терәлгән төнге кунакны абайлагач, шау-гөр килгән табын сүрелә төште, ишек ягына аркаларын куеп утыручылар да борылып-борылып шомлы карап алгач, тәмам тынып калдылар. Л.Зөлкарнәй

6) Кунак, сый мәҗлесе. Табын инде шактый кызган, ашыйлар, эчәләр. З.Хәким. Әмма бер табын белән генә бетми: туган-тумачаны, хезмәттәшләрне аерым-аерым чакырмый булмый. Кызыл таң

7) Бер өстәл тирәсенә сыярлык кешеләр тәшкил иткән кунак-төшемне исәпләү берәмлеге. Әле онытмаска кирәк, Мәскәү өстендә бер-ике табын хатыннар уздырып алырга кирәк. Г.Камал. Утырсак, үзебез дә бер табын булабыз хәзер, дип уйлады Гадилә. Н.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә