ТАБЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. табу I. Нефть табыла шушы җирләрдә. Н.Арсланов. Өстәвенә, ул тирәләрдә энҗе-мәрҗән күп табыла. И.Хуҗин. Исәпләүләр нәтиҗәсендә максималь бөгелеш табыла. Фән һәм тел 2) Эзләгән, көтелгән, кирәк булган нәрсә очрау, килеп чыгу, пәйда булу. Тентү вакытында кәгазьләр арасыннан бик күп шәкерт җырлары табыла. Р.Батулла. Археологик казулар вакытында балчыктан ясалган савыт-саба һәм аларның ватыклары бик күп табыла. Р.Фәхретдинов 3) Табу мөмкинлеге, ихтималы булу. Сәбәбе дә кирәк түгел, теләк булса, сәбәп табыла ул! Ф.Яхин. Алучысы булса, сатучысы табыла. Шәһри Казан Табыла бару Бер-бер артлы табылу. Сугыштан соң күпме гомер үтеп тә җинаятьчеләрнең һаман да табыла баруы, суд алдына бастырыла торулары хакында сүз кузгаттым. М.Хәсәнов Табыла башлау Табылу очраклары булу. --- Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинага бирелгән бүләкләрне күпсенүчеләр табыла башлады. Татарстан яшьләре Табыла тору Һаман-һаман табылу; кирәк саен табылу Табылып бетү Барысы да табылу; тулысынча табылу. Бөтен кешегә дә күп акчалы, чиста эш каян гына табылып бетсен. Шәһри Казан. Ул вакыттагы сөенечләргә газета битләрендә урын табылып бетте микән? Безнең гәҗит Табылып кую Шундук табылу; көтмәгәндә табылу. – Бәлки, әле энекәшләрең дә табылып куяр?! – диеп, Изаел артык өметсез әйтеп салды. Р.Гаязетдин. Бихисап сорауларына да җаваплар шундук табылып куя. Безнең гәҗит Табылып тору Даими яки әледән-әле табылу. Ә берәрсенә утын яки печән алып кайтырга туры килсә, өйгә чакырып сыйлыйлар. Ә эш гел табылып торды. Ф.Яруллин. Һәр бәхетсезлеккә сәбәп табылып тора. М.Маликова |