ТАБЫЛДЫК с. 1. 1) Кем дә булса онытып яки төшереп калдырган җирдән табып алынган. Табылдык малга ия күп. Мәкаль. Кичен, Габдерәшит бабай кайткач, табылдык йөзек турында сүз барды. А.Тимергалин. Малайлар бабаларыннан яшереп маташуны кирәк санамадылар, табылдык хатлар турында бәйнә- бәйнә сөйләп бирделәр. А.Гыймадиев

2) Зинадан туган яки ата-анасы билгесез булган. Мәхдүмгә бирмичә, ата-анасыз, җиде яттан туган табылдык Исмәгыйльгә кыз бирәләр. К.Тинчурин

2. и. мәгъ. 1) Кем дә булса онытып яки төшереп калдырган җирдән табып алынган нәрсә. Хуҗасы күренмәде, чөнки табылдык үз ишегем төбендә иде, тәгаен, кесәдән бияләйне алганда ияреп чыгып, үземнеке төшеп калгандыр. Р.Шәяхмәтова. Уенда каймак та, эремчек тә калмады, тыштан хәтәр затлы күренгән табылдык бар булмышын биләде. А.Әхмәтгалиева

2) Ата-анасы баш тартып калдырып киткән бала. Авыл халкы Зимагур Булатта яшәп ятучы табылдык малайга әллә нәрсә игътибар итмәде, чөнки һәркемнең үз хәле хәл иде. Ф.Бәйрәмова. Фәйрүзә бу аһлы, зарлы сүзне әллә табылдык балага карата, әллә үзләренең бәхетсез кызларына карата әйтте – төгәл генә беленми калды ---. Г.Гыйльманов

3) Никахтан тыш туган бала. Табылдыктыр әле үзең? М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә