ТАБУРЕ’ТКА и. рус к. табурет . Хәрби форманы алган көнне кич йокыга яттык, һәркем, старшина кушуы буенча, кием-салымын табуретка өстенә төреп рәтләп куйды, старшина карап чыкты. М.Мәһдиев. – Юк-юк, ишек катыннан түгел, түрдән, түрдән утырасың, – дип чат ябышты Фатыйма апа, кунагының кыяр-кыймас кына табуреткага килеп утыруын ошатмыйча. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә