ТАБУРЕТ и. фр. Квадрат яки түгәрәк каты утыргычлы артсыз урындык. Безнең табурет Маяковскийның ике метрлы буе өчен шактый тәбәнәк булса да, тезләре ничектер югары күтәрелеп торса да, Маяковский үзе(н) бик җайлы урында сизә кебек тоела. Х.Туфан. Шәрифҗан Якубның агарып калган йөзенә карады, табуретны тартып, карават каршына утырды. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә